Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #28 Translated in Tatar

فَإِنْ لَمْ تَفْعَلُوا وَلَنْ تَفْعَلُوا فَاتَّقُوا النَّارَ الَّتِي وَقُودُهَا النَّاسُ وَالْحِجَارَةُ ۖ أُعِدَّتْ لِلْكَافِرِينَ
Әгәр бер сурә китерә алмаган булсагыз, һәм китерә дә алмассыз! Куркыгыз җәһәннәм утыннан, аның эчендә утын булучы – адәмнәр һәм ташлардыр!! Ул җәһәннәм Коръән белән гамәл кылмаучы көферләргә хәзерләнде.
وَبَشِّرِ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ أَنَّ لَهُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ ۖ كُلَّمَا رُزِقُوا مِنْهَا مِنْ ثَمَرَةٍ رِزْقًا ۙ قَالُوا هَٰذَا الَّذِي رُزِقْنَا مِنْ قَبْلُ ۖ وَأُتُوا بِهِ مُتَشَابِهًا ۖ وَلَهُمْ فِيهَا أَزْوَاجٌ مُطَهَّرَةٌ ۖ وَهُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Инде иман кигереп изге гамәлләр кылучыларга, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләр белән сөенеч бир! Җәннәттә аларның алларына җимешләр китерелгәндә Бу җимешләр без дөньяда ашаган җимешләр, – диярләр. Ләкин аларның тәме башка булыр. Аларга анда һичкемнең никахында булмаган пакь хатыннар булыр, алар җәннәтләрдә мәңге калырлар.
إِنَّ اللَّهَ لَا يَسْتَحْيِي أَنْ يَضْرِبَ مَثَلًا مَا بَعُوضَةً فَمَا فَوْقَهَا ۚ فَأَمَّا الَّذِينَ آمَنُوا فَيَعْلَمُونَ أَنَّهُ الْحَقُّ مِنْ رَبِّهِمْ ۖ وَأَمَّا الَّذِينَ كَفَرُوا فَيَقُولُونَ مَاذَا أَرَادَ اللَّهُ بِهَٰذَا مَثَلًا ۘ يُضِلُّ بِهِ كَثِيرًا وَيَهْدِي بِهِ كَثِيرًا ۚ وَمَا يُضِلُّ بِهِ إِلَّا الْفَاسِقِينَ
Аллаһу тәгалә чебенне вә чебеннән өстенрәк үрмәкүчне мисал итүдә, әлбәттә, оялмас. Коръәнгә ышанучылар бу мисалны, әлбәттә, Раббыларыннан дип беләләр. Әмма көферләр шундый хәшәрәтләрне мисал итеп китерүдә Аллаһуның максады нәрсә диләр. Аллаһ, шундый мисаллар белән күп кешеләрне адаштырыр, һәм күп кешеләрне туры юлга күндерер. Ләкин хак юлдан фәсыйкларны гына адаштырыр.
الَّذِينَ يَنْقُضُونَ عَهْدَ اللَّهِ مِنْ بَعْدِ مِيثَاقِهِ وَيَقْطَعُونَ مَا أَمَرَ اللَّهُ بِهِ أَنْ يُوصَلَ وَيُفْسِدُونَ فِي الْأَرْضِ ۚ أُولَٰئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ
Ул фасыйклар Аллаһуга биргән ґәхедләрен бозалар һәм кисәрләр Аллаһу тәгалә тоташырга әмер иткән нәрсәләрне. Ягъни мөселман булган якын кардәшләрдән һәм Коръән белән гамәл кылучы мөселманнардан киселәләр һәм җир өстендә төрле бозыклык кылалар, алар һәлак булучылар.
كَيْفَ تَكْفُرُونَ بِاللَّهِ وَكُنْتُمْ أَمْوَاتًا فَأَحْيَاكُمْ ۖ ثُمَّ يُمِيتُكُمْ ثُمَّ يُحْيِيكُمْ ثُمَّ إِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Ий кешеләр! Аллаһуга ышанмаска ничек булдыра аласыз? Бит сез дөньяга килгәнче мәет идегез, Ул сезне тергезде һәм Ул сезне үтерер, вә Ул сезне кыямәт көнне тергезер, аннары Аңа хөкемгә кайтырсыз.

Choose other languages: