Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #16 Translated in Tatar

أَلَا إِنَّهُمْ هُمُ الْمُفْسِدُونَ وَلَٰكِنْ لَا يَشْعُرُونَ
Аң булыгыз! Шул монафикълар кешеләр арасын бозып, җир өстендә фәсәд кылучылар, ләкин шуны үзләре сизмиләр.
وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ آمِنُوا كَمَا آمَنَ النَّاسُ قَالُوا أَنُؤْمِنُ كَمَا آمَنَ السُّفَهَاءُ ۗ أَلَا إِنَّهُمْ هُمُ السُّفَهَاءُ وَلَٰكِنْ لَا يَعْلَمُونَ
Әгәр аларга: Саф гакыллы кешеләр ышанган кебек сез дә саф күңел белән ышаныгыз, – диелсә, алар: Без ахмаклар ышанган кебек ышаныйкмы, – диләр, аң булыгыз! Әлбәттә, алар үзләре ахмаклар, ләкин белмиләр.
وَإِذَا لَقُوا الَّذِينَ آمَنُوا قَالُوا آمَنَّا وَإِذَا خَلَوْا إِلَىٰ شَيَاطِينِهِمْ قَالُوا إِنَّا مَعَكُمْ إِنَّمَا نَحْنُ مُسْتَهْزِئُونَ
Ул монафикълар мөселманнарга очрасалар: Без иман китердек, сезнең белән бергәбез, – диләр, әгәр үзләренең шайтан дуслары белән калсалар: Без, әлбәттә, сезнең белән бергәбез һәм сезнең белән берлектә мөселманнарны мәсхәрә кылучыбыз, – диләр.
اللَّهُ يَسْتَهْزِئُ بِهِمْ وَيَمُدُّهُمْ فِي طُغْيَانِهِمْ يَعْمَهُونَ
Аллаһ аларны үзләрен каты мәсхәрә кылыр һәм аларны адашу юлында калдырыр, хак юлны таба алмыйча, хәйран булып йөрерләр.
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ اشْتَرَوُا الضَّلَالَةَ بِالْهُدَىٰ فَمَا رَبِحَتْ تِجَارَتُهُمْ وَمَا كَانُوا مُهْتَدِينَ
Шул монафикълар туры юлны ташлап, адашу юлын алдылар. Аларга бозык сәүдәләре уңыш һәм файда бирмәде, һәм алар туры юлга күнелүче дә булмадылар.

Choose other languages: