Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #98 Translated in Tatar

وَمَا أَرْسَلْنَا فِي قَرْيَةٍ مِنْ نَبِيٍّ إِلَّا أَخَذْنَا أَهْلَهَا بِالْبَأْسَاءِ وَالضَّرَّاءِ لَعَلَّهُمْ يَضَّرَّعُونَ
Шәһәрләргә һич пәйгамбәрләр җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк тә инкяр иткәннәре өчен ул шәһәр кешеләрен бәла-каза белән мөбтәлә кылдык, шул эшебезне белсәләр, шаять Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүдән туктарлар, түбәнчелек илә Аллаһуга кайтырлар.
ثُمَّ بَدَّلْنَا مَكَانَ السَّيِّئَةِ الْحَسَنَةَ حَتَّىٰ عَفَوْا وَقَالُوا قَدْ مَسَّ آبَاءَنَا الضَّرَّاءُ وَالسَّرَّاءُ فَأَخَذْنَاهُمْ بَغْتَةً وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Соңра авыр хәлләрен яхшы хәлгә алыштырдык, хәтта ки үзләре вә маллары күбәйде, ләкин янә шөкер итмәделәр вә әйттеләр: Бәла-казаның ирешүе дә, шатлыкның ирешүе дә пәйгамбәрләргә каршылык күрсәткәннән түгел, бәлки табигать гадәтедер, ата-аналарыбызга да бәла-каза ирешкән, – дип, аларны кинәттән тоттык, сизмичә дә калдылар.
وَلَوْ أَنَّ أَهْلَ الْقُرَىٰ آمَنُوا وَاتَّقَوْا لَفَتَحْنَا عَلَيْهِمْ بَرَكَاتٍ مِنَ السَّمَاءِ وَالْأَرْضِ وَلَٰكِنْ كَذَّبُوا فَأَخَذْنَاهُمْ بِمَا كَانُوا يَكْسِبُونَ
Әгәр шәһәр кешеләре иман китереп, Аллаһуга тәкъвалык кылсалар иде, әлбәттә, аларга Җирдән вә Күктән бәрәкәт ишекләрен ачар идек, ләкин Аллаһ хөкемнәрен ялган диделәр, аларны ґәзаб белән тоттык көферлекне кәсеб иткәннәре өчен.
أَفَأَمِنَ أَهْلُ الْقُرَىٰ أَنْ يَأْتِيَهُمْ بَأْسُنَا بَيَاتًا وَهُمْ نَائِمُونَ
Әйә имин булырлармы Аллаһ хөкемнәрен инкяр итүче шәһәрләр кешеләре йоклаган хәлләрендә Безнең ґәзабыбызның килүеннән?
أَوَأَمِنَ أَهْلُ الْقُرَىٰ أَنْ يَأْتِيَهُمْ بَأْسُنَا ضُحًى وَهُمْ يَلْعَبُونَ
Яки ул шәһәрләр кешеләре имин булырлармы аларга ґәзабыбызның килүеннән көндез уен-көлкедә булган вакытларыңда?

Choose other languages: