Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #8 Translated in Tatar

7:4
وَكَمْ مِنْ قَرْيَةٍ أَهْلَكْنَاهَا فَجَاءَهَا بَأْسُنَا بَيَاتًا أَوْ هُمْ قَائِلُونَ
Китабыбызга иярмәгәннәре өчен күпме шәһәр халыкларын һәлак иттек, шәһәрләргә ґәзабыбыз кич эчендә килде, яки көндез ял иткән вакытларында килде.
7:5
فَمَا كَانَ دَعْوَاهُمْ إِذْ جَاءَهُمْ بَأْسُنَا إِلَّا أَنْ قَالُوا إِنَّا كُنَّا ظَالِمِينَ
Безнең ґәзабыбыз аларга килгәндә, башка дәгъвәләре булмас, мәгәр: Аллаһуга карышып үзебезгә үзебез залим булуыбыз сәбәпле бу ґәзаб безгә килде, – дип әйтүләре булыр.
7:6
فَلَنَسْأَلَنَّ الَّذِينَ أُرْسِلَ إِلَيْهِمْ وَلَنَسْأَلَنَّ الْمُرْسَلِينَ
Бездән үзләренә расүлләр күндерелгән каумнәрдән, әлбәттә, сорарбыз: Расүлләр сезгә безнең хөкемнәрне ирештерделәрме, – дип, янә рәсүлләрдән дә, әлбәттә, сорарбыз: Безнең, хөкемнәребезне ирештердегезме? Каумегез кабул иттеме, – дип.
7:7
فَلَنَقُصَّنَّ عَلَيْهِمْ بِعِلْمٍ ۖ وَمَا كُنَّا غَائِبِينَ
Ул каумнәргә кылган эшләрен белеп сөйләрбез вә Без алардан гаиб булмадык, бәлки һәрвакыт яннарында хазир булдык.
7:8
وَالْوَزْنُ يَوْمَئِذٍ الْحَقُّ ۚ فَمَنْ ثَقُلَتْ مَوَازِينُهُ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ
Хисаб көнендә булачак савап илә гөнаһны үлчәү мизаны хак, берәүнең үлчәүдә савабы авыр килсә, алар ґәзабтан котылып, өстенлек табучылар.

Choose other languages: