Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #32 Translated in Tatar

وَإِذَا فَعَلُوا فَاحِشَةً قَالُوا وَجَدْنَا عَلَيْهَا آبَاءَنَا وَاللَّهُ أَمَرَنَا بِهَا ۗ قُلْ إِنَّ اللَّهَ لَا يَأْمُرُ بِالْفَحْشَاءِ ۖ أَتَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Кайчан фәхеш эшне кылсалар: Ата-бабаларыбызның бу эшне эшләгәннәрен күрдек һәм Аллаһ әмер кылды бу эшләрне кылырга, – диләр, әйт: Аларга Аллаһ андый фәхеш эшләргә әмер кылмый, белмәгәнегезне Аллаһуга ифтира кылырга ничек оялмыйсыз, – дип.
قُلْ أَمَرَ رَبِّي بِالْقِسْطِ ۖ وَأَقِيمُوا وُجُوهَكُمْ عِنْدَ كُلِّ مَسْجِدٍ وَادْعُوهُ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ ۚ كَمَا بَدَأَكُمْ تَعُودُونَ
Әйткел: Раббым һәр эштә гадел булырга өндәп әмер бирде вә һәр мәсҗидтә йөзләрегезне кыйблага юнәлдерегез вә динне Аллаһ ризалыгы өчен генә ихлас тотып, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз! Әүвәлдә юктан бар булганыгыз кеби, үлгәннән соң терелеп бар булырсыз, – диде.
فَرِيقًا هَدَىٰ وَفَرِيقًا حَقَّ عَلَيْهِمُ الضَّلَالَةُ ۗ إِنَّهُمُ اتَّخَذُوا الشَّيَاطِينَ أَوْلِيَاءَ مِنْ دُونِ اللَّهِ وَيَحْسَبُونَ أَنَّهُمْ مُهْتَدُونَ
Аллаһу тәгалә бер фирканы туры юлга күндерде вә бер фирканы рисвай итеп аларга заләләт сабит булды, чөнки алар Аллаһудан башка шайтаннарны дус итеп алдылар, шулай булса да алар: Без туры юлга күнелгән кешеләр, – дип зан итәләр.
يَا بَنِي آدَمَ خُذُوا زِينَتَكُمْ عِنْدَ كُلِّ مَسْجِدٍ وَكُلُوا وَاشْرَبُوا وَلَا تُسْرِفُوا ۚ إِنَّهُ لَا يُحِبُّ الْمُسْرِفِينَ
Ий Адәм балалары! Һәр сәҗдә кыла торган урында гаурәтләрегезне каплар өчен зиннәтле киемнәрегезне алып киегез, ашагыз вә эчегез, ләкин исраф кылмагыз, тәхкыйк Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми.
قُلْ مَنْ حَرَّمَ زِينَةَ اللَّهِ الَّتِي أَخْرَجَ لِعِبَادِهِ وَالطَّيِّبَاتِ مِنَ الرِّزْقِ ۚ قُلْ هِيَ لِلَّذِينَ آمَنُوا فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا خَالِصَةً يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۗ كَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ الْآيَاتِ لِقَوْمٍ يَعْلَمُونَ
Әйт: Аллаһу тәгалә бәндәләренә биргән зиннәтле киемнәрне кем хәрам кылды вә ризыктан пакь, ләззәтле булганнарын кем хәрам кылды? Әйт: Ул зиннәтле киемнәр вә хуш булган ризыклар дөньяда вакытта иман китергән мөэминнәргә, кыямәт көнендә махсус мөэминнәргә, кәферләргә мәхрүмнәрдер. Әнә шулай аятьләребезне ачык аңлатабыз хакны белгән кешеләр өчен.

Choose other languages: