Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #177 Translated in Tatar

أَوْ تَقُولُوا إِنَّمَا أَشْرَكَ آبَاؤُنَا مِنْ قَبْلُ وَكُنَّا ذُرِّيَّةً مِنْ بَعْدِهِمْ ۖ أَفَتُهْلِكُنَا بِمَا فَعَلَ الْمُبْطِلُونَ
Яки тәхкыйк бездән әүвәл аталарыбыз мөшрик булдылар, без аларның балалары булып, алардан соң алар юлыннан йөредек. Әйә Син безне аталарыбызның батыл-ялган гамәлләре өчен һәлак итәсеңме, дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән сезгә барын да төшендердек.
وَكَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ الْآيَاتِ وَلَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Әнә шулай аятьләрне ачык аңлатып бәян кылырбыз, шаять кешеләр азгынлык эшләрен, адашу юлларын ташлап Аллаһуга вә Коръән юлына кайтырлар!
وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ الَّذِي آتَيْنَاهُ آيَاتِنَا فَانْسَلَخَ مِنْهَا فَأَتْبَعَهُ الشَّيْطَانُ فَكَانَ مِنَ الْغَاوِينَ
Кешеләргә без Аңа аятьләр биргән бер кешенең хәбәрен укы! Ул кеше Без биргән аятьләрдән аерылды вә шайтан аны үзенә ияртте, залим һәм азгыннардан булып китте.
وَلَوْ شِئْنَا لَرَفَعْنَاهُ بِهَا وَلَٰكِنَّهُ أَخْلَدَ إِلَى الْأَرْضِ وَاتَّبَعَ هَوَاهُ ۚ فَمَثَلُهُ كَمَثَلِ الْكَلْبِ إِنْ تَحْمِلْ عَلَيْهِ يَلْهَثْ أَوْ تَتْرُكْهُ يَلْهَثْ ۚ ذَٰلِكَ مَثَلُ الْقَوْمِ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا ۚ فَاقْصُصِ الْقَصَصَ لَعَلَّهُمْ يَتَفَكَّرُونَ
Әгәр теләгән булсак, ул кешене биргән аятьләребез белән бөек дәрәҗәгә күтәрер идек, ләкин ул дөньяга бирелде һәм нәфесенә иярде, аның мисалы эт кеби ки, этне орышсаң да, орышмасаң да телен салындырыр. Ошбу мисал: Безнең аятьләребезне ялган диючеләрнең, ягъни Коръән белән вәгазьләнмәүче вә аның белән гамәл кылмаучы кешеләрнең, мисалы. Коръәндәге хәбәрләрне сөйлә, шаять фикерләп аңларлар.
سَاءَ مَثَلًا الْقَوْمُ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا وَأَنْفُسَهُمْ كَانُوا يَظْلِمُونَ
Аятьләребезне ялган диюче кешеләрнең мисалы нинди яман мисал: Эт кебиләр, – диелде. Хакны инкяр итүләре белән үзләренә-үзләре золым кылыр булдылар.

Choose other languages: