Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #175 Translated in Tatar

وَإِذْ نَتَقْنَا الْجَبَلَ فَوْقَهُمْ كَأَنَّهُ ظُلَّةٌ وَظَنُّوا أَنَّهُ وَاقِعٌ بِهِمْ خُذُوا مَا آتَيْنَاكُمْ بِقُوَّةٍ وَاذْكُرُوا مَا فِيهِ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ
Шуны да хәтерләгез! Без тауны урыныннан сөреп яһүдләр өстенә күтәрдек, гүя алар өстендә болыт булып торды, әгәр Тәүрат белән гамәл кылырга ризалык белдермәсәләр, тауның өсләренә төшәчәген белделәр. Тәүратны куәт белән тотыгыз вә аның белән ныклап гамәл кылыгыз һәм Тәүратта булган Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерегез кәфердән вә гөнаһлардан сакланмаклыгыгыз өчен!
وَإِذْ أَخَذَ رَبُّكَ مِنْ بَنِي آدَمَ مِنْ ظُهُورِهِمْ ذُرِّيَّتَهُمْ وَأَشْهَدَهُمْ عَلَىٰ أَنْفُسِهِمْ أَلَسْتُ بِرَبِّكُمْ ۖ قَالُوا بَلَىٰ ۛ شَهِدْنَا ۛ أَنْ تَقُولُوا يَوْمَ الْقِيَامَةِ إِنَّا كُنَّا عَنْ هَٰذَا غَافِلِينَ
Янә хәтерләгез, Раббың Адәм балаларының аркасыннан балаларын алды, ягъни һәрбер бала атасының арка суыннан дөньяга килделәр вә бу эшкә үзләрен шаһит итте һәм әйтте: Әйә Мин түгелме сезнең Раббыгыз? Кешеләрнең рухлары әйтте: Бәлки, әлбәттә, безнең Раббыбыз Синсең вә сезнең, бу сүзегезгә шаһит булдык һәм Раббыбыз хакында һичнәрсә белмәдек – гафил булдык, дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән хәтерегезгә төшердек.
أَوْ تَقُولُوا إِنَّمَا أَشْرَكَ آبَاؤُنَا مِنْ قَبْلُ وَكُنَّا ذُرِّيَّةً مِنْ بَعْدِهِمْ ۖ أَفَتُهْلِكُنَا بِمَا فَعَلَ الْمُبْطِلُونَ
Яки тәхкыйк бездән әүвәл аталарыбыз мөшрик булдылар, без аларның балалары булып, алардан соң алар юлыннан йөредек. Әйә Син безне аталарыбызның батыл-ялган гамәлләре өчен һәлак итәсеңме, дип, кыямәт көнендә әйтмәвегез өчен Коръән белән сезгә барын да төшендердек.
وَكَذَٰلِكَ نُفَصِّلُ الْآيَاتِ وَلَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Әнә шулай аятьләрне ачык аңлатып бәян кылырбыз, шаять кешеләр азгынлык эшләрен, адашу юлларын ташлап Аллаһуга вә Коръән юлына кайтырлар!
وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ الَّذِي آتَيْنَاهُ آيَاتِنَا فَانْسَلَخَ مِنْهَا فَأَتْبَعَهُ الشَّيْطَانُ فَكَانَ مِنَ الْغَاوِينَ
Кешеләргә без Аңа аятьләр биргән бер кешенең хәбәрен укы! Ул кеше Без биргән аятьләрдән аерылды вә шайтан аны үзенә ияртте, залим һәм азгыннардан булып китте.

Choose other languages: