Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #110 Translated in Tatar

إِنَّ فِي هَٰذَا لَبَلَاغًا لِقَوْمٍ عَابِدِينَ
Дөреслектә ошбу Коръәндә гыйбадәт кылучы кавем өчен җәннәткә керергә җитәрлек дәлилләр бар.
وَمَا أَرْسَلْنَاكَ إِلَّا رَحْمَةً لِلْعَالَمِينَ
Ий Мухәммәд г-м Без сине җибәрмәдек, мәгәр галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек.
قُلْ إِنَّمَا يُوحَىٰ إِلَيَّ أَنَّمَا إِلَٰهُكُمْ إِلَٰهٌ وَاحِدٌ ۖ فَهَلْ أَنْتُمْ مُسْلِمُونَ
Әйт: Миңа вәхий ителде тәхкыйк сезнең Илаһәгез – ялгыз бер генә Аллаһ, әйә сез ихлас күңел белән Ул – Аллаһуга итагать итәсезме?
فَإِنْ تَوَلَّوْا فَقُلْ آذَنْتُكُمْ عَلَىٰ سَوَاءٍ ۖ وَإِنْ أَدْرِي أَقَرِيبٌ أَمْ بَعِيدٌ مَا تُوعَدُونَ
Әгәр Аллаһуга итагать итүдән баш тартсалар, аларга әйт: Мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен барчагызга да бер тигез ирештердем, вәгъдә ителгән кыямәт көне якынмы яки еракмы дип сорыйсыз, мин үзем дә белмим кайчан булачагын.
إِنَّهُ يَعْلَمُ الْجَهْرَ مِنَ الْقَوْلِ وَيَعْلَمُ مَا تَكْتُمُونَ
Аллаһ сезнең кычкырып сөйләгән сүзләрегезне дә, яшереп сөйләгән сүзләрегезне дә белә.

Choose other languages: