Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #92 Translated in Tatar

ذَٰلِكَ هُدَى اللَّهِ يَهْدِي بِهِ مَنْ يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ ۚ وَلَوْ أَشْرَكُوا لَحَبِطَ عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Бу пәйгамбәрләрнең юлы – Аллаһу тәгаләнең изһар кылып ачык күрсәткән туры юлы. Бу юл белән үзе теләгән бәндәләрен һидәяткә салыр. Әгәр бу пәйгамбәрләр надан мөселманнар кеби бидеґәт гамәлләр белән яки мөшрикләргә ияреп Аллаһуга тиңдәшлек кылып мөшрик булсалар, әлбәттә, аларның кылган изге гамәлләре югалыр иде. (Ләкин пәйгамбәрләр, бидеґәт гамәлләре вә хорафат-ырымнарны дингә һич катнаштырмадылар, халыкка иярмәделәр һәм наданнарның, шәригатькә хыйлаф теләкләрен үтәмәделәр.)
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ وَالْحُكْمَ وَالنُّبُوَّةَ ۚ فَإِنْ يَكْفُرْ بِهَا هَٰؤُلَاءِ فَقَدْ وَكَّلْنَا بِهَا قَوْمًا لَيْسُوا بِهَا بِكَافِرِينَ
Югарыда зекер ителгән затларга китап бирдек, шәригать хөкемнәрен өйрәттек вә пәйгамбәрләрне белдек. Әгәр мөшрикләр, пәйгамбәрләрне вә аларның эшләрен инкяр итсәләр, тәхкыйк хакны инкяр итми торган кешеләрне ул пәйгамбәрләргә яки аларның юлына беркеттек.
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ هَدَى اللَّهُ ۖ فَبِهُدَاهُمُ اقْتَدِهْ ۗ قُلْ لَا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ أَجْرًا ۖ إِنْ هُوَ إِلَّا ذِكْرَىٰ لِلْعَالَمِينَ
Ул пәйгамбәрләрне Аллаһ һидәяткә салды, аларның һидәятенә ияр! Коръән хөкемнәрен өйрәткән өчен сездән дөнья малын сорамыйм, диген! Ул – Коръән бөтен дөнья кешеләре өчен вәгазьдән башка нәрсә түгел. (Коръән, Аллаһудан дөнья малын кәсеп итәр өчен һәм мәетләргә укыр өчен бирелмәде. Бәлки ахирәтнең мәңгелек тормышына әзерләнергә юл күрсәтер өчен тере кешеләргә бирелде.)
وَمَا قَدَرُوا اللَّهَ حَقَّ قَدْرِهِ إِذْ قَالُوا مَا أَنْزَلَ اللَّهُ عَلَىٰ بَشَرٍ مِنْ شَيْءٍ ۗ قُلْ مَنْ أَنْزَلَ الْكِتَابَ الَّذِي جَاءَ بِهِ مُوسَىٰ نُورًا وَهُدًى لِلنَّاسِ ۖ تَجْعَلُونَهُ قَرَاطِيسَ تُبْدُونَهَا وَتُخْفُونَ كَثِيرًا ۖ وَعُلِّمْتُمْ مَا لَمْ تَعْلَمُوا أَنْتُمْ وَلَا آبَاؤُكُمْ ۖ قُلِ اللَّهُ ۖ ثُمَّ ذَرْهُمْ فِي خَوْضِهِمْ يَلْعَبُونَ
Гафил кешеләр, Аллаһуны хак-тиешле зурлау илә зурламыйлар. (Шуның өчен Аның әмерләрен үтәмиләр). Әйттеләр: Аллаһ кеше затына һич китап иңдермәде, – дип. Син аларга әйт: Муса китергән Тәүратны кем иңдерде? Ул Тәүрат кешеләргә белем яктылыгы һәм һидәят, аны кәгазьләргә язасыз, бәгъзе хөкемнәрен изһар кыласыз вә күбрәген яшерәсез, янә үзегез һәм аталарыгыз белмәгән нәрсәләрегезне Тәүрат белән өйрәтелдегез. Шул – Тәүратны, әлбәттә, Аллаһ иңдерде, – дип. Аннары аларны үз ирекләренә куй! Батыл диннәре, ялган сүзләре белән уйнап йөрсеннәр.
وَهَٰذَا كِتَابٌ أَنْزَلْنَاهُ مُبَارَكٌ مُصَدِّقُ الَّذِي بَيْنَ يَدَيْهِ وَلِتُنْذِرَ أُمَّ الْقُرَىٰ وَمَنْ حَوْلَهَا ۚ وَالَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِالْآخِرَةِ يُؤْمِنُونَ بِهِ ۖ وَهُمْ عَلَىٰ صَلَاتِهِمْ يُحَافِظُونَ
Бу Коръән без иңдергән мөбарәк китап. Ул Коръән үзеннән элек иңгән китапларны дөресләүче, Без сиңа Коръәнне иңдердек шәһәрләр анасы Мәккә халкын һәм аның әйләнәсендәге бөтен дөнья кешеләрен Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен; Ахирәт көненә ышанган кешеләр Коръәнгә ышанырлар һәм намазларына сакчы булып, вакытында үтәрләр.

Choose other languages: