Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #135 Translated in Tatar

ذَٰلِكَ أَنْ لَمْ يَكُنْ رَبُّكَ مُهْلِكَ الْقُرَىٰ بِظُلْمٍ وَأَهْلُهَا غَافِلُونَ
Раббыңның расүлләр күндереп үзенең бөтен хөкемнәрен белдерүе – Аллаһ хөкемнәреннән хәбәрсез кешеләрне золым белән һәлак итмәссезлеге өчендер.
وَلِكُلٍّ دَرَجَاتٌ مِمَّا عَمِلُوا ۚ وَمَا رَبُّكَ بِغَافِلٍ عَمَّا يَعْمَلُونَ
Дөньяда кылган саваплары вә гөнаһлары өчен ахирәттә һәр кеше өчен җәннәтләрдә һәм җәһәннәмдә төрле дәрәҗәләр булыр, Раббың кешеләрнең кылган эшләреннән гафил түгел.
وَرَبُّكَ الْغَنِيُّ ذُو الرَّحْمَةِ ۚ إِنْ يَشَأْ يُذْهِبْكُمْ وَيَسْتَخْلِفْ مِنْ بَعْدِكُمْ مَا يَشَاءُ كَمَا أَنْشَأَكُمْ مِنْ ذُرِّيَّةِ قَوْمٍ آخَرِينَ
Синең Раббың байдыр, кешеләрнең гамәлләренә мохтаҗ түгел вә Ул рәхмәт иясе. Әгәр Аллаһ теләсә Аңа итагать итмәгәнегез өчен сезне юк итәр дә, сезнең урыныгызга үзе теләгән затларны хуҗа кылыр, үзегезне башка каум балаларыннан бар иткән кеби.
إِنَّ مَا تُوعَدُونَ لَآتٍ ۖ وَمَا أَنْتُمْ بِمُعْجِزِينَ
Әлбәттә, Аллаһудан вәгъдә ителгән ґәзаб киләчәк, вә сез ґәзабтан котылу өчен Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз.
قُلْ يَا قَوْمِ اعْمَلُوا عَلَىٰ مَكَانَتِكُمْ إِنِّي عَامِلٌ ۖ فَسَوْفَ تَعْلَمُونَ مَنْ تَكُونُ لَهُ عَاقِبَةُ الدَّارِ ۗ إِنَّهُ لَا يُفْلِحُ الظَّالِمُونَ
Коръән белән гамәл кылучыларга әйт: Ий каумем! Үзегез теләгән урында, үзегез теләгәнчә батыл гамәлләрегезне кылыгыз! Тәхкыйк мин Раббым кушкан хак гамәлләрне кылучымын, тиздән эшләрегезнең нәтиҗәсен белерсез. Җәннәт йорты кемгә булачагын ахирәттә хисаб көнендә белерсез, әмма залимнәр исә, әлбәттә, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар.

Choose other languages: