Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #134 Translated in Tatar

يَا مَعْشَرَ الْجِنِّ وَالْإِنْسِ أَلَمْ يَأْتِكُمْ رُسُلٌ مِنْكُمْ يَقُصُّونَ عَلَيْكُمْ آيَاتِي وَيُنْذِرُونَكُمْ لِقَاءَ يَوْمِكُمْ هَٰذَا ۚ قَالُوا شَهِدْنَا عَلَىٰ أَنْفُسِنَا ۖ وَغَرَّتْهُمُ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا وَشَهِدُوا عَلَىٰ أَنْفُسِهِمْ أَنَّهُمْ كَانُوا كَافِرِينَ
Ий җен вә кеше Таифәләре! Сезгә безнең аятьләребезне укучы һәм менә шушы куркынычлы көнегезгә юлыгачагыгыз белән куркытучы расүлләр үз җенесегездән килмәдеме? Динсезләр әйтерләр: Бәли бүген без үз зарарыбызга шәһадәт бирәбез, – дип, аларны дөнья тереклеге алдады һәм кәфер икәнлекләре белән шәһадәт бирделәр.
ذَٰلِكَ أَنْ لَمْ يَكُنْ رَبُّكَ مُهْلِكَ الْقُرَىٰ بِظُلْمٍ وَأَهْلُهَا غَافِلُونَ
Раббыңның расүлләр күндереп үзенең бөтен хөкемнәрен белдерүе – Аллаһ хөкемнәреннән хәбәрсез кешеләрне золым белән һәлак итмәссезлеге өчендер.
وَلِكُلٍّ دَرَجَاتٌ مِمَّا عَمِلُوا ۚ وَمَا رَبُّكَ بِغَافِلٍ عَمَّا يَعْمَلُونَ
Дөньяда кылган саваплары вә гөнаһлары өчен ахирәттә һәр кеше өчен җәннәтләрдә һәм җәһәннәмдә төрле дәрәҗәләр булыр, Раббың кешеләрнең кылган эшләреннән гафил түгел.
وَرَبُّكَ الْغَنِيُّ ذُو الرَّحْمَةِ ۚ إِنْ يَشَأْ يُذْهِبْكُمْ وَيَسْتَخْلِفْ مِنْ بَعْدِكُمْ مَا يَشَاءُ كَمَا أَنْشَأَكُمْ مِنْ ذُرِّيَّةِ قَوْمٍ آخَرِينَ
Синең Раббың байдыр, кешеләрнең гамәлләренә мохтаҗ түгел вә Ул рәхмәт иясе. Әгәр Аллаһ теләсә Аңа итагать итмәгәнегез өчен сезне юк итәр дә, сезнең урыныгызга үзе теләгән затларны хуҗа кылыр, үзегезне башка каум балаларыннан бар иткән кеби.
إِنَّ مَا تُوعَدُونَ لَآتٍ ۖ وَمَا أَنْتُمْ بِمُعْجِزِينَ
Әлбәттә, Аллаһудан вәгъдә ителгән ґәзаб киләчәк, вә сез ґәзабтан котылу өчен Аллаһуны гаҗиз итә алмассыз.

Choose other languages: