Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ahqaf Ayahs #11 Translated in Tatar

وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ قَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلْحَقِّ لَمَّا جَاءَهُمْ هَٰذَا سِحْرٌ مُبِينٌ
Әгәр аларга Безнең Коръән аятьләребез аңлатып укылса, Коръәннең хак сүзләренә ышанмаучылар, аларга Коръән килгән чакта, бу Коръән ачык сихер диделәр.
أَمْ يَقُولُونَ افْتَرَاهُ ۖ قُلْ إِنِ افْتَرَيْتُهُ فَلَا تَمْلِكُونَ لِي مِنَ اللَّهِ شَيْئًا ۖ هُوَ أَعْلَمُ بِمَا تُفِيضُونَ فِيهِ ۖ كَفَىٰ بِهِ شَهِيدًا بَيْنِي وَبَيْنَكُمْ ۖ وَهُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
Яки алар Мухәммәд г-м Коръәнне үзе чыгарып Аллаһуга ифтира итте дияләрме? Син аларга әйт: Әгәр мин Коръәнне үзем чыгарып Аллаһуга ифтира итсәм, Аллаһ мине ґәзаб кылган вакытта Аның ґәзабыннан мине коткарырга кадир булмассыз, шулай булгач нигә мин ул эшкә барыйм. Ул – Аллаһ Коръән хакында сөйләгән сүзләрегезне беләдер. Минем илә сезнең арада шаһид булырга Аллаһ Үзе җитәдер. Ул ярлыкаучы вә рәхимледер, – дип.
قُلْ مَا كُنْتُ بِدْعًا مِنَ الرُّسُلِ وَمَا أَدْرِي مَا يُفْعَلُ بِي وَلَا بِكُمْ ۖ إِنْ أَتَّبِعُ إِلَّا مَا يُوحَىٰ إِلَيَّ وَمَا أَنَا إِلَّا نَذِيرٌ مُبِينٌ
Син аларга әйт: Мин пәйгамбәрләрдән әүвәлге пәйгамбәр түгелмен, дөньяда һәм ахирәттә сезгә вә миңа Аллаһ ни кылыр белмим, мин Аллаһудан үземә вәхий ителгән аятьләргә генә иярәмен, һәм мин Коръәнне кабул итмәүчеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы гынамын.
قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِنْ كَانَ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ وَكَفَرْتُمْ بِهِ وَشَهِدَ شَاهِدٌ مِنْ بَنِي إِسْرَائِيلَ عَلَىٰ مِثْلِهِ فَآمَنَ وَاسْتَكْبَرْتُمْ ۖ إِنَّ اللَّهَ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
Әйткел: Әйә беләсезме хәбәр бирегез миңа, әгәр Коръән Аллаһудан иңгән булса, вә сез аны инкяр итсәгез вә Ягъкуб балаларыннан Габдулла Коръәндәге хөкемнәр Тәүратта барлыгы белән шәһадәт бирсә, вә ул Коръәнне яхшы белгәне өчен аңа иман китерсә, ә сез исә наданлыгыгыздан аңа иман китерүдән тәкәбберләндегез, инде сез кешеләрнең иң явызрагы буласыз түгелме? Бит Аллаһ галимнәрне туры юлга һич тә күндермидер.
وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلَّذِينَ آمَنُوا لَوْ كَانَ خَيْرًا مَا سَبَقُونَا إِلَيْهِ ۚ وَإِذْ لَمْ يَهْتَدُوا بِهِ فَسَيَقُولُونَ هَٰذَا إِفْكٌ قَدِيمٌ
Коръәнгә ышанмаучылар ышанучыларга әйттеләр: Әгәр Коръән хәерле нәрсә булса, бу ышанучылар безне узмаслар иде, чөнки ярлы, вә түбән дәрәҗәле кешеләр генә Коръәнгә ышанып Мухәммәдкә иярделәр, – дип. Алар Коръән күрсәткән туры юлга кермәгәч, ошбу Коръән Мухәммәдтән чыккан иске ялган сүздер диделәр.

Choose other languages: