Download Mobile App:

Surah Aal-E-Imran Ayah #93 Translated in Tatar

كُلُّ الطَّعَامِ كَانَ حِلًّا لِبَنِي إِسْرَائِيلَ إِلَّا مَا حَرَّمَ إِسْرَائِيلُ عَلَىٰ نَفْسِهِ مِنْ قَبْلِ أَنْ تُنَزَّلَ التَّوْرَاةُ ۗ قُلْ فَأْتُوا بِالتَّوْرَاةِ فَاتْلُوهَا إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Ягъкуб балаларына барча ризык хәләл булып, мәгәр Тәүрат иңмәс борын үзләре хәрам кылган нәрсәләр хәләл түгел иде. Ягькуб пәйгамбәр: Сырхау чагында сәләмәтләнсәм, дөя итен вә сөтен үземә хәрам кылырмын, – дип нәзер әйткән иде, сәламәтләнгәч дөя итен ашамас һәм сөтен эчмәс булды. Аңа карап балалары да үзләренә хәрам кылдылар. Яһүдләр, бу хөкем Тәүратта бар дип, Мухәммәд г-м белән тартыштылар. Син аларга Тәүратны алып килегез, ул хөкемне карыйк, диген! Алар хәйран булдылар, чөнки ул хөкем Тәүратта юк.