Surah Aal-E-Imran Ayahs #23 Translated in Tatar
إِنَّ الدِّينَ عِنْدَ اللَّهِ الْإِسْلَامُ ۗ وَمَا اخْتَلَفَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ إِلَّا مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَهُمُ الْعِلْمُ بَغْيًا بَيْنَهُمْ ۗ وَمَنْ يَكْفُرْ بِآيَاتِ اللَّهِ فَإِنَّ اللَّهَ سَرِيعُ الْحِسَابِ
Шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин. Кешеләрнең ислам динен үзгәртеп бозулары Аллаһудан аларга китап иңмәгәннән вә расүл килмәгәннән түгел, бәлки китап иңдерелеп, расүл күндерелеп, ислам дине тулысынча ачык итеп аңлатылганнан соң инсафсыз галимнәр бер-берсенә хөседләнеп, дошманлашып Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар, ислам динен бозып бетерделәр. Берәү нәфесе теләгәнне яки бидеґәт гамәлләрне яклап, Аллаһ аятьләрен инкяр итсә, Аллаһ, андыйларга дөньяда адашуны, ахирәттә ґәзаб була чакны бик тиз тәкъдир итүче.
فَإِنْ حَاجُّوكَ فَقُلْ أَسْلَمْتُ وَجْهِيَ لِلَّهِ وَمَنِ اتَّبَعَنِ ۗ وَقُلْ لِلَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ وَالْأُمِّيِّينَ أَأَسْلَمْتُمْ ۚ فَإِنْ أَسْلَمُوا فَقَدِ اهْتَدَوْا ۖ وَإِنْ تَوَلَّوْا فَإِنَّمَا عَلَيْكَ الْبَلَاغُ ۗ وَاللَّهُ بَصِيرٌ بِالْعِبَادِ
Әгәр явыз кешеләр хакны инкяр итеп, батылны яклап синең белән һаман бәхәсләшсәләр, син аларга әйт: Үземне һәм миңа ияргән мөэминнәрне Аллаһуга тапшырдым, без Аңа буйсындык. Янә әйт: Ий сез китабий кәферләр һәм укый-яза белмәгән кешеләр, Аллаһуга иман китереп, ислам динен кабул итеп мөселман булдыгызмы? Әгәр исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылсалар, шиксез, туры юлга күнелделәр. Әмма баш тартсалар, туры юлны тапмаслар. Синең бурычың: Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генәдер. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең эшләрен күрүче.
إِنَّ الَّذِينَ يَكْفُرُونَ بِآيَاتِ اللَّهِ وَيَقْتُلُونَ النَّبِيِّينَ بِغَيْرِ حَقٍّ وَيَقْتُلُونَ الَّذِينَ يَأْمُرُونَ بِالْقِسْطِ مِنَ النَّاسِ فَبَشِّرْهُمْ بِعَذَابٍ أَلِيمٍ
Аллаһу тәгаләнең аятьләрен инкяр итүче кәферләр, пәйгамбәрләрне һәм ислам диненә, хаклыкка чакыручы мөселманнарны хаксыз үтерәләр. Аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир!
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ وَمَا لَهُمْ مِنْ نَاصِرِينَ
Хаксыз мөселманнарны үтерүче кәферләрнең дөньяда һәм ахирәттә барча эшләре юкка чыкты, һәм аларга ахирәттә ярдәмче булмас.
أَلَمْ تَرَ إِلَى الَّذِينَ أُوتُوا نَصِيبًا مِنَ الْكِتَابِ يُدْعَوْنَ إِلَىٰ كِتَابِ اللَّهِ لِيَحْكُمَ بَيْنَهُمْ ثُمَّ يَتَوَلَّىٰ فَرِيقٌ مِنْهُمْ وَهُمْ مُعْرِضُونَ
Күрәсеңме китаптан өлеш бирелгән кәферләрне? Алар Коръән белән гамәл кылырга һәм дә үзара барча эшләрен Коръән белән генә хәл итәргә чакырылалар, ләкин бу чакыруны инкяр итеп, артларына дүнәләр. Алар Аллаһуга каршылык күрсәтүчеләр.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
