Surah Aal-E-Imran Ayahs #18 Translated in Tatar
زُيِّنَ لِلنَّاسِ حُبُّ الشَّهَوَاتِ مِنَ النِّسَاءِ وَالْبَنِينَ وَالْقَنَاطِيرِ الْمُقَنْطَرَةِ مِنَ الذَّهَبِ وَالْفِضَّةِ وَالْخَيْلِ الْمُسَوَّمَةِ وَالْأَنْعَامِ وَالْحَرْثِ ۗ ذَٰلِكَ مَتَاعُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ۖ وَاللَّهُ عِنْدَهُ حُسْنُ الْمَآبِ
Сынар өчен күңел сөйгән нәрсәләрдән: хатыннар, балалар, сыер, кәҗә кеби дүрт аяклы хайваннар, җыйган алтын, көмешләр һәм зиннәтләнгән йөгерек атлар һәм иген кеби нәрсәләр Аллаһудан кешеләргә сөекле ителде. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, ләкин барчасы бетәчәк, алар аз нәрсәләрдер, аларны һәм дөньяны калдырып, Аллаһуга кайтырсыз. Әгәр Коръән белән гамәл кылып, хәзерләнеп барсагыз, иң яхшы урын Аллаһу хозурында.
قُلْ أَؤُنَبِّئُكُمْ بِخَيْرٍ مِنْ ذَٰلِكُمْ ۚ لِلَّذِينَ اتَّقَوْا عِنْدَ رَبِّهِمْ جَنَّاتٌ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا وَأَزْوَاجٌ مُطَهَّرَةٌ وَرِضْوَانٌ مِنَ اللَّهِ ۗ وَاللَّهُ بَصِيرٌ بِالْعِبَادِ
Сез сөйгән нәрсәләрдән артыграк яхшы нәрсә белән сезгә хәбәр биримме? Дөреслектә, Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә Раббылары хозурында җәннәтләр хәзерләнгән, асларыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар, алар өчен анда пакь хатыннар булыр һәм аларга Аллаһуның ризалыгы булыр. Аллаһ үзенең бәндәләрен һәм аларның барча хәлләрен белүче.
الَّذِينَ يَقُولُونَ رَبَّنَا إِنَّنَا آمَنَّا فَاغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
Җәннәтләргә кертеләчәк мөэминнәр әйтәләр: Ий Раббыбыз, без, әлбәттә, Сиңа һәм рәсүлеңә иман китердек. Безләрне ярлыка, гөнаһларыбызны гафу ит һәм безне җәһәннәм утыннан сакла!
الصَّابِرِينَ وَالصَّادِقِينَ وَالْقَانِتِينَ وَالْمُنْفِقِينَ وَالْمُسْتَغْفِرِينَ بِالْأَسْحَارِ
Ул тәкъва мөэминнәр: Аллаһ юлында чыдамлылар, Аллаһуга вә Рәсүлгә итагать итүчеләр, мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына садака бирүчеләр, вә сәхәрләрдә намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сораучылар.
شَهِدَ اللَّهُ أَنَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ وَالْمَلَائِكَةُ وَأُولُو الْعِلْمِ قَائِمًا بِالْقِسْطِ ۚ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Аллаһ үзе вә фәрештәләр һәм хакыйкый чын галимнәр: Кол булырга яраклы Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, – дип дөреслек белән һәм көчле исбатлау белән шәһадәт бирәләр. Юк һичбер Илаһә, мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә. Ул барча эштә җиңүче, хикмәт белән эш кылучы.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
