Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #128 Translated in Tatar

إِذْ تَقُولُ لِلْمُؤْمِنِينَ أَلَنْ يَكْفِيَكُمْ أَنْ يُمِدَّكُمْ رَبُّكُمْ بِثَلَاثَةِ آلَافٍ مِنَ الْمَلَائِكَةِ مُنْزَلِينَ
Мухәммәд г-м мөэминнәргә әйтте: Раббыгыздан сезгә ярдәм өчен өч мең фәрештәнең иңдерелүе җитмиме?
بَلَىٰ ۚ إِنْ تَصْبِرُوا وَتَتَّقُوا وَيَأْتُوكُمْ مِنْ فَوْرِهِمْ هَٰذَا يُمْدِدْكُمْ رَبُّكُمْ بِخَمْسَةِ آلَافٍ مِنَ الْمَلَائِكَةِ مُسَوِّمِينَ
Бәлки өч мең фәрештә җитәдер, әгәр авырлыкка чыдасагыз һәм сугышта чиктән үтүдән саклансагыз, Раббыгыз сезгә биш мең фәрештә белән ярдәм бирер, ул фәрештәләр ак маңгайлы атларга атланган булырлар, башларында ак чалмадыр.
وَمَا جَعَلَهُ اللَّهُ إِلَّا بُشْرَىٰ لَكُمْ وَلِتَطْمَئِنَّ قُلُوبُكُمْ بِهِ ۗ وَمَا النَّصْرُ إِلَّا مِنْ عِنْدِ اللَّهِ الْعَزِيزِ الْحَكِيمِ
Бу эшне Аллаһ эшләмәде, мәгәр сезгә шатлык булсын өчен һәм фәрештәләрнең иңүеннән күңелләрегез карарланып куәт тапсын өчен эшләде. Бер нинди заттан ярдәм юк, мәгәр кодрәт вә хикмәт иясе Аллаһудан гынадыр.
لِيَقْطَعَ طَرَفًا مِنَ الَّذِينَ كَفَرُوا أَوْ يَكْبِتَهُمْ فَيَنْقَلِبُوا خَائِبِينَ
Аллаһ фәрештәләр белән ярдәм кылды, кәферләрдән бер җәмәгатькә җәза бирмәк өчен яки җиңелсеннәр өчен, әгәр җиңелсәләр, хәсрәт белән кайтырлар. Бәдер сугышында мөшрикләрнең җитмеш батыры үтерелде, җитмеше әсиргә алынды.
لَيْسَ لَكَ مِنَ الْأَمْرِ شَيْءٌ أَوْ يَتُوبَ عَلَيْهِمْ أَوْ يُعَذِّبَهُمْ فَإِنَّهُمْ ظَالِمُونَ
Ий Мухәммәд г-м, һичбер эштә сиңа ихтыяр юктыр. Өход сугышыннан соң сахәбәләр: Йә расүлүллаһ Аллаһудан сора, кәферләрне һәлак итсен, – диделәр. Ләкин Аллаһ бу эштән тыйды. Бәлки тәүбә итәрләр дә Аллаһ аларны гафу итәр, тәүбә итмәсәләр Аллаһ аларны ґәзаб кылыр чөнки алар залимнәрдер.

Choose other languages: