Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #97 Translated in Tatar

اذْهَبُوا بِقَمِيصِي هَٰذَا فَأَلْقُوهُ عَلَىٰ وَجْهِ أَبِي يَأْتِ بَصِيرًا وَأْتُونِي بِأَهْلِكُمْ أَجْمَعِينَ
Минем ошбу күлмәгемне алып кайтып атамның йөзенә ябыгыз, шуннан соң атамның күзләре ачылыр, күрә башлар, вә атамны һәм барча җәмәгатьләрегезне җыеп Мысырга минем хозурыма килегез!
وَلَمَّا فَصَلَتِ الْعِيرُ قَالَ أَبُوهُمْ إِنِّي لَأَجِدُ رِيحَ يُوسُفَ ۖ لَوْلَا أَنْ تُفَنِّدُونِ
Угылларының кәрваны Мысырдан чыгып киткәч, аталары Ягъкуб Кәнгандә әйтте: Әгәр картлыгыннан саташып сөйли дип ґәепләмәсәгез, мин сезгә бер хәбәр әйтәм ки, мин Йусуф углымның исен сизәмен, исән икән.
قَالُوا تَاللَّهِ إِنَّكَ لَفِي ضَلَالِكَ الْقَدِيمِ
Янындагылар әйттеләр: Валлаһи син искечә һаман Йусуф белән саташасың, белеп сөйләмисең.
فَلَمَّا أَنْ جَاءَ الْبَشِيرُ أَلْقَاهُ عَلَىٰ وَجْهِهِ فَارْتَدَّ بَصِيرًا ۖ قَالَ أَلَمْ أَقُلْ لَكُمْ إِنِّي أَعْلَمُ مِنَ اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Кәрван Кәнган шәһәренә кайтып җиткәч, күлмәкне кулына тотып, шатлыклы Йусуф хәбәрен китерүче бер углы атасы янына кереп, күлмәкне атасының йөзенә куйды һәм атасының күзләре ачылды, күрә торган булды. Шул вакыт Ягъкуб г-м әйтте: Мин сезгә әйтмәдемме Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне беләмен дип?
قَالُوا يَا أَبَانَا اسْتَغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا إِنَّا كُنَّا خَاطِئِينَ
Угыллары әйттеләр: Ий атабыз! Тәхкыйк без хаталык кылдык вә гөнаһлы булдык, инде безне гафу ит! Һәм безнең өчен Аллаһудан ярлыкау өстәгел!

Choose other languages: