Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #94 Translated in Tatar

قَالُوا أَإِنَّكَ لَأَنْتَ يُوسُفُ ۖ قَالَ أَنَا يُوسُفُ وَهَٰذَا أَخِي ۖ قَدْ مَنَّ اللَّهُ عَلَيْنَا ۖ إِنَّهُ مَنْ يَتَّقِ وَيَصْبِرْ فَإِنَّ اللَّهَ لَا يُضِيعُ أَجْرَ الْمُحْسِنِينَ
Сорадылар: Син әллә Йусуфмы? Йусуф әйтте: Әлбәттә, мин Йусуфмын, ошбу минем кардәшем Биняминдер, тәхкыйк Аллаһ безгә нигъмәт вә дәрәҗәләр бирде. Берәү Аллаһуга тәкъвалык кылып башына килгән бәла-казаларга сабыр итсә, әлбәттә, Аллаһ яхшы эшләрнең әҗерен җуймый.
قَالُوا تَاللَّهِ لَقَدْ آثَرَكَ اللَّهُ عَلَيْنَا وَإِنْ كُنَّا لَخَاطِئِينَ
Куркып калтырап әйттеләр: Ий Йусуф, валлаһи сине Аллаһ безгә ихтыярлы вә баш кылды, шиксез, без хаталанучылардан булдык.
قَالَ لَا تَثْرِيبَ عَلَيْكُمُ الْيَوْمَ ۖ يَغْفِرُ اللَّهُ لَكُمْ ۖ وَهُوَ أَرْحَمُ الرَّاحِمِينَ
Йусуф әйтте: Бүген сезне гаепләп битәрләү юк, курыкмагыз, мин сезне хөкем итмим. Кылган гөнаһларыгызны Аллаһ ярлыкасын, Ул бик шәфкатьле вә рәхимле!
اذْهَبُوا بِقَمِيصِي هَٰذَا فَأَلْقُوهُ عَلَىٰ وَجْهِ أَبِي يَأْتِ بَصِيرًا وَأْتُونِي بِأَهْلِكُمْ أَجْمَعِينَ
Минем ошбу күлмәгемне алып кайтып атамның йөзенә ябыгыз, шуннан соң атамның күзләре ачылыр, күрә башлар, вә атамны һәм барча җәмәгатьләрегезне җыеп Мысырга минем хозурыма килегез!
وَلَمَّا فَصَلَتِ الْعِيرُ قَالَ أَبُوهُمْ إِنِّي لَأَجِدُ رِيحَ يُوسُفَ ۖ لَوْلَا أَنْ تُفَنِّدُونِ
Угылларының кәрваны Мысырдан чыгып киткәч, аталары Ягъкуб Кәнгандә әйтте: Әгәр картлыгыннан саташып сөйли дип ґәепләмәсәгез, мин сезгә бер хәбәр әйтәм ки, мин Йусуф углымның исен сизәмен, исән икән.

Choose other languages: