Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #88 Translated in Tatar

وَتَوَلَّىٰ عَنْهُمْ وَقَالَ يَا أَسَفَىٰ عَلَىٰ يُوسُفَ وَابْيَضَّتْ عَيْنَاهُ مِنَ الْحُزْنِ فَهُوَ كَظِيمٌ
Ягъкуб г-м ачуланып алардан китте вә әйтте: Йусуфым өчен ни олугъ хәсрәт! Вә каты хәсрәт белән Йусуф өчен елап, ике күзенә ак төшеп сукыраймыш иде, шулай булса да һичкемгә зарланмады сабыр итте.
قَالُوا تَاللَّهِ تَفْتَأُ تَذْكُرُ يُوسُفَ حَتَّىٰ تَكُونَ حَرَضًا أَوْ تَكُونَ مِنَ الْهَالِكِينَ
Әйттеләр: Ий атабыз, валлаһи син һаман Йусуфны сөйлисең, болай булсаң аның өчен сырхау булырсың яки һәлак булырсың!
قَالَ إِنَّمَا أَشْكُو بَثِّي وَحُزْنِي إِلَى اللَّهِ وَأَعْلَمُ مِنَ اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Аталары әйтте: Тәхкыйк мин кайгымны вә сагышымны Аллаһуга шикаять кыламын, сезгә түгел, Аллаһ белдерүе белән мин сез белмәгән нәрсәләрне беләмен.
يَا بَنِيَّ اذْهَبُوا فَتَحَسَّسُوا مِنْ يُوسُفَ وَأَخِيهِ وَلَا تَيْأَسُوا مِنْ رَوْحِ اللَّهِ ۖ إِنَّهُ لَا يَيْأَسُ مِنْ رَوْحِ اللَّهِ إِلَّا الْقَوْمُ الْكَافِرُونَ
Ий угылларым, Мысыр шәһәренә барып Йусуф турында вә кардәше турында сораштырып карагыз, алар хакында берәр хәбәр булмасмы, Аллаһ рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез! Дөреслектә мөэминләр Аллаһ рәхмәтеннән өмет өзмиләр, мәгәр кәферләр өметсез булалар.
فَلَمَّا دَخَلُوا عَلَيْهِ قَالُوا يَا أَيُّهَا الْعَزِيزُ مَسَّنَا وَأَهْلَنَا الضُّرُّ وَجِئْنَا بِبِضَاعَةٍ مُزْجَاةٍ فَأَوْفِ لَنَا الْكَيْلَ وَتَصَدَّقْ عَلَيْنَا ۖ إِنَّ اللَّهَ يَجْزِي الْمُتَصَدِّقِينَ
Алар Мысырга барып, Йусуф янына кереп әйттеләр: Ий Ґәзиз! Безгә вә өй җәмәгатьләребезгә бик каты ачлык иреште, менә сезгә төрле акчалар китердек, саф көмештән генә китерергә көчебез җитмәде, акчабызга карата безгә ашлык үлчәп бир һәм мөмкин булса садака итеп тә бир вә һәм Биняминне дә биреп җибәр, атабыз аның өчен бик хәсрәтләнә! Әлбәттә, Аллаһ садака бирүчеләргә изге җәзалар бирер. Моннан соң Йусуфның күңеле йомшарды вә үзен танытырга һәм серләрне ачарга теләде.

Choose other languages: