Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #102 Translated in Tatar

فَلَوْلَا كَانَتْ قَرْيَةٌ آمَنَتْ فَنَفَعَهَا إِيمَانُهَا إِلَّا قَوْمَ يُونُسَ لَمَّا آمَنُوا كَشَفْنَا عَنْهُمْ عَذَابَ الْخِزْيِ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَمَتَّعْنَاهُمْ إِلَىٰ حِينٍ
Йунус г-м кавеменнән башка һичбер кавемнең ґәзабны күргәч кенә китергән иманнары файда бирмәде. Чөнки Йунус кавеме иман китергәч, алардан дөнья ґәзабын бетердек вә әҗәлләре җиткәнче файдаландырдык. Йунус кавеменә әйтте: Әгәр иман китермәсәгез, өч көн эчендә сезнең өстегезгә Аллаһудан ґәзаб киләчәк, – диде. Алар башта ышанмадылар. Йунус араларыннан чыгып китте. Өч көн булгач, күктә утлар күренә башлады. Шул вакыт куркып, Йунусны эзләргә тотындылар, ләкин тапмадылар. Ґәзаб утлары якынлаша башлагач, һәммәләре дә иман китереп тәүбә иттеләр. Соңра Аллаһ ґәзабны кире алды.
وَلَوْ شَاءَ رَبُّكَ لَآمَنَ مَنْ فِي الْأَرْضِ كُلُّهُمْ جَمِيعًا ۚ أَفَأَنْتَ تُكْرِهُ النَّاسَ حَتَّىٰ يَكُونُوا مُؤْمِنِينَ
Әгәр Раббың теләсә иде, әлбәттә, җир йөзендәге кешеләр барчалары иман китерер иделәр. Әйә син Мухәммәд г-м, барча кешеләрне ышандыру өчен аларны көчләр идеңме?
وَمَا كَانَ لِنَفْسٍ أَنْ تُؤْمِنَ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ ۚ وَيَجْعَلُ الرِّجْسَ عَلَى الَّذِينَ لَا يَعْقِلُونَ
Аллаһ теләгеннән башка иман китерергә һичкемгә мөмкин түгел. Хак белән батылны аеру өчен гакылын эшләтмәгән кешеләргә Аллаһ кәфер-имансызлык ләззәтен салыр.
قُلِ انْظُرُوا مَاذَا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ وَمَا تُغْنِي الْآيَاتُ وَالنُّذُرُ عَنْ قَوْمٍ لَا يُؤْمِنُونَ
Җир вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә дәлаләт кыла торган нәрсәләрнең хисабы да юк, игътибар илә карагыз, – диген. Иман китермәгән кешеләргә могҗизалар да, вә Аллаһ ґәзабы белән куркыту да һич файда бирмиләр.
فَهَلْ يَنْتَظِرُونَ إِلَّا مِثْلَ أَيَّامِ الَّذِينَ خَلَوْا مِنْ قَبْلِهِمْ ۚ قُلْ فَانْتَظِرُوا إِنِّي مَعَكُمْ مِنَ الْمُنْتَظِرِينَ
Хәзерге кәферләр, әүвәлге кәферләргә килгән ґәзаблы авыр көннәрне көтәләр. Әйт: Ни көтсәгез дә көтегез, Аллаһудан сезгә ґәзаб киләчәк көн бар, көтегез. Мин дә сезнең белән бергә сезгә ґәзаб килүен көтәм.

Choose other languages: