Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #80 Translated in Tatar

فَلَمَّا جَاءَهُمُ الْحَقُّ مِنْ عِنْدِنَا قَالُوا إِنَّ هَٰذَا لَسِحْرٌ مُبِينٌ
Аларга Безнең хак могҗизаларыбыз килсә, алар әйттеләр: Болар барчасы – ачык сихерләр генәдер.
قَالَ مُوسَىٰ أَتَقُولُونَ لِلْحَقِّ لَمَّا جَاءَكُمْ ۖ أَسِحْرٌ هَٰذَا وَلَا يُفْلِحُ السَّاحِرُونَ
Муса әйтте: Аллаһудан килгән хак могҗизага каршы шул сүзләрегезне әйтәсезме? Әйә бу могҗизалар сихерме? Бит сихерчеләр Аллаһ ґәзабыннан котылачак түгелләр.
قَالُوا أَجِئْتَنَا لِتَلْفِتَنَا عَمَّا وَجَدْنَا عَلَيْهِ آبَاءَنَا وَتَكُونَ لَكُمَا الْكِبْرِيَاءُ فِي الْأَرْضِ وَمَا نَحْنُ لَكُمَا بِمُؤْمِنِينَ
Кәферләр әйттеләр: Сез безне аталарыбыз тоткан диннән туктатыр өчен һәм җир өстендә үзегез генә баш булыр өчен килдегезме? Без сезгә иман китерәчәк түгелләрбез.
وَقَالَ فِرْعَوْنُ ائْتُونِي بِكُلِّ سَاحِرٍ عَلِيمٍ
Фиргаун үзенең ярдәмчеләренә әйтте: Барча маһир – оста сихерчеләрне җыеп миңа китерегез.
فَلَمَّا جَاءَ السَّحَرَةُ قَالَ لَهُمْ مُوسَىٰ أَلْقُوا مَا أَنْتُمْ مُلْقُونَ
Сихерчеләр бар да җыелып килгәч, Муса аларга әйтте: Сихерләп китергән нәрсәләрегезне җиргә салыгыз!

Choose other languages: