Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #72 Translated in Tatar

قَالُوا اتَّخَذَ اللَّهُ وَلَدًا ۗ سُبْحَانَهُ ۖ هُوَ الْغَنِيُّ ۖ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۚ إِنْ عِنْدَكُمْ مِنْ سُلْطَانٍ بِهَٰذَا ۚ أَتَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Мөшрикләр: Аллаһ бала тудырды, – диләр. Аллаһу тәгалә бала тудыру кимчелегеннән бик пакь вә Ул бай -һичнәрсәгә мохтаҗ түгел, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр бар да аныкы. Аллаһ бала тудырды дияргә сезнең һич дәлилегез юк, әзегез белмәгән нәрсәне Аллаһуга ифтира кылып сөйлисезме?
قُلْ إِنَّ الَّذِينَ يَفْتَرُونَ عَلَى اللَّهِ الْكَذِبَ لَا يُفْلِحُونَ
Әйт: Аллаһуга ялганны ифтира кылучы кешеләр Аллаһ ґәзабыннан котылачак түгелләр.
مَتَاعٌ فِي الدُّنْيَا ثُمَّ إِلَيْنَا مَرْجِعُهُمْ ثُمَّ نُذِيقُهُمُ الْعَذَابَ الشَّدِيدَ بِمَا كَانُوا يَكْفُرُونَ
Дөньяда аз гына файдаланырлар да, соңра кайтачак җирләре – Безгә. Анда аларга каты ґәзабны татытырбыз кәфер булганнары өчен.
وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ نُوحٍ إِذْ قَالَ لِقَوْمِهِ يَا قَوْمِ إِنْ كَانَ كَبُرَ عَلَيْكُمْ مَقَامِي وَتَذْكِيرِي بِآيَاتِ اللَّهِ فَعَلَى اللَّهِ تَوَكَّلْتُ فَأَجْمِعُوا أَمْرَكُمْ وَشُرَكَاءَكُمْ ثُمَّ لَا يَكُنْ أَمْرُكُمْ عَلَيْكُمْ غُمَّةً ثُمَّ اقْضُوا إِلَيَّ وَلَا تُنْظِرُونِ
Гыйбрәтләнсеннәр яки вәгазьләнсеннәр өчен аларга Нух г-м кавеменең хәбәрен укы. Нух г-м үз кавеменә әйтте: Ий кавемем, әгәр минем сезнең арада тормаклыгым һәм Аллаһуның аятьләре белән сезне вәгазь кылмаклыгым сезгә авыр вә уңайсыз булса, мин Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тапшырылдым, Аллаһуга тиңдәш кылганнарыгызны җыегыз вә миңа каршы хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз. Ләкин белеп эшләгез, мәкерегез үзегезгә кайгы булып әверелмәсен, инде миңа кыласы эшегезне кылыгыз, миңа аз гына да вакыт бирмәгез.
فَإِنْ تَوَلَّيْتُمْ فَمَا سَأَلْتُكُمْ مِنْ أَجْرٍ ۖ إِنْ أَجْرِيَ إِلَّا عَلَى اللَّهِ ۖ وَأُمِرْتُ أَنْ أَكُونَ مِنَ الْمُسْلِمِينَ
Әгәр сез хак диннән баш тартсагыз, бит мин сездән Аллаһ хөкемнәрен ирештергәнем өчен дөнья малын сораганым юк, минем эшемнең әҗере фәкать Аллаһуда һәм дә мин мөселман булырга Аллаһудан боерылдым.

Choose other languages: