Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #42 Translated in Tatar

أَمْ يَقُولُونَ افْتَرَاهُ ۖ قُلْ فَأْتُوا بِسُورَةٍ مِثْلِهِ وَادْعُوا مَنِ اسْتَطَعْتُمْ مِنْ دُونِ اللَّهِ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Әйә ул мөшрикләр, Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган да, аннары Аллаһ иңдерде дип ялган сөйлиләрме? Әйт: Әгәр Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарган булса, сез дә Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булганнарны барчасын да чакырыгыз да, бергәләшеп, бер сүрә китерегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз.
بَلْ كَذَّبُوا بِمَا لَمْ يُحِيطُوا بِعِلْمِهِ وَلَمَّا يَأْتِهِمْ تَأْوِيلُهُ ۚ كَذَٰلِكَ كَذَّبَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ ۖ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الظَّالِمِينَ
Бәлки алар үзләре аңлап һәм белеп бетерә алмаган нәрсәне гафиллек белән ялган диделәр һәм аларга Коръәннең тәэвиле дә килмәде, аңламыйча гафил калдылар. Болардан алдагылар да пәйгамбәрләрен ялган диделәр. Карагыл, залимнәрнең ахыры ничек булды? Башка залимнәрнең дә ахыры шулай булачак.
وَمِنْهُمْ مَنْ يُؤْمِنُ بِهِ وَمِنْهُمْ مَنْ لَا يُؤْمِنُ بِهِ ۚ وَرَبُّكَ أَعْلَمُ بِالْمُفْسِدِينَ
Аларның бәгъзеләре Коръәнгә ышаналар, бәгъзеләре Коръәнгә ышанмыйлар. Синең Раббың Коръәнгә ышанмыйча бозыклык кылучы фәсыйкларны белүчерәк.
وَإِنْ كَذَّبُوكَ فَقُلْ لِي عَمَلِي وَلَكُمْ عَمَلُكُمْ ۖ أَنْتُمْ بَرِيئُونَ مِمَّا أَعْمَلُ وَأَنَا بَرِيءٌ مِمَّا تَعْمَلُونَ
Әгәр алар сине ялганчы дисәләр, әйт: Миңа үз гамәлем, сезгә дә үз гамәлегез вә сез минем кылган эшемнән бизүчесез, мин дә сез кылган эштән бизүчемен.
وَمِنْهُمْ مَنْ يَسْتَمِعُونَ إِلَيْكَ ۚ أَفَأَنْتَ تُسْمِعُ الصُّمَّ وَلَوْ كَانُوا لَا يَعْقِلُونَ
Алардан бәгъзеләре синең Коръән укыганыңны тыңларлар, ләкин Аллаһ сүзе икәнлегенә иман китермәсләр. Син аларга хак сүзне ишеттерермен дип уйлыйсыңмы, алар саңгырау булып һичнәрсә аңламасалар да?

Choose other languages: