Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #107 Translated in Tatar

ثُمَّ نُنَجِّي رُسُلَنَا وَالَّذِينَ آمَنُوا ۚ كَذَٰلِكَ حَقًّا عَلَيْنَا نُنْجِ الْمُؤْمِنِينَ
Соңра Без рәсүлебезне вә аларга ияргән мөэминнәрне коткарырбыз. Мөэминнәрне коткармак Безгә тиеш вә лязем булды.
قُلْ يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنْ كُنْتُمْ فِي شَكٍّ مِنْ دِينِي فَلَا أَعْبُدُ الَّذِينَ تَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ وَلَٰكِنْ أَعْبُدُ اللَّهَ الَّذِي يَتَوَفَّاكُمْ ۖ وَأُمِرْتُ أَنْ أَكُونَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
Ий Мухәммәд г-м, әйт: Ий адәмнәр, әгәр сез, мин китергән диннең хаклыгына шикләнер булсагыз, тәхкыйк мин гыйбадәт кылмыймын Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга, ләкин сезнең җаныгызны ала торган Аллаһуга гыйбадәт кыламын һәм мин мөэминнәрдән булырга боерылдым.
وَأَنْ أَقِمْ وَجْهَكَ لِلدِّينِ حَنِيفًا وَلَا تَكُونَنَّ مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Дәхи ихлас күңел белән хак тарафында булган дингә йөзеңне юнәлдер, дип боерылдым һәм дә, әлбәттә, мөшрикләрдән булма, дип боерылдым.
وَلَا تَدْعُ مِنْ دُونِ اللَّهِ مَا لَا يَنْفَعُكَ وَلَا يَضُرُّكَ ۖ فَإِنْ فَعَلْتَ فَإِنَّكَ إِذًا مِنَ الظَّالِمِينَ
Дәхи сиңа файда да, зарар да итә алмаган сынымнарга гыйбадәт итмә, дип боерылдым. Әгәр син бу эшләрне эшләсәң, әлбәттә, залимнәрдән булырсың.
وَإِنْ يَمْسَسْكَ اللَّهُ بِضُرٍّ فَلَا كَاشِفَ لَهُ إِلَّا هُوَ ۖ وَإِنْ يُرِدْكَ بِخَيْرٍ فَلَا رَادَّ لِفَضْلِهِ ۚ يُصِيبُ بِهِ مَنْ يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ ۚ وَهُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
Әгәр Аллаһ сиңа бер зарарны бирсә, ул зарарны синнән алырга Аңардан башка зат юк, әгәр сиңа бер нигъмәт бирергә теләсә, Аның юмартлыгыннан биреләчәк нигъмәтне кире алучы юк. Бәндәләреннән үзе теләгәннәренә бирер ул нигъмәтне. Вә Ул ярлыкаучы вә рәхимле.

Choose other languages: