Quran Apps in many lanuages:

Surah Ya-Seen Ayahs #83 Translated in Tatar

قُلْ يُحْيِيهَا الَّذِي أَنْشَأَهَا أَوَّلَ مَرَّةٍ ۖ وَهُوَ بِكُلِّ خَلْقٍ عَلِيمٌ
Син аларга әйт: Бу сөякне әүвәл мәртәбәдә кем юктан бар кылган булса, шул зат тергезер, дип. Ул – Аллаһ барча мәхлукның хәлен белүче.
الَّذِي جَعَلَ لَكُمْ مِنَ الشَّجَرِ الْأَخْضَرِ نَارًا فَإِذَا أَنْتُمْ مِنْهُ تُوقِدُونَ
Ул – Аллаһ сезнең өчен яшел агачта ут бар кылды, сез ул агачны сугып ут яндырасыз, яшел һәм сулы агачтан ут чыгарган Аллаһ мәетләрне тергезергә, әлбәттә, кадирдер.
أَوَلَيْسَ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ بِقَادِرٍ عَلَىٰ أَنْ يَخْلُقَ مِثْلَهُمْ ۚ بَلَىٰ وَهُوَ الْخَلَّاقُ الْعَلِيمُ
Җир вә күкләрне яраткан Аллаһ, кешеләр кеби кечкенә нәрсәләрне халык кылырга кадир түгелме? Әлбәттә кадир, вә Ул яратучы һәм белүчедер.
إِنَّمَا أَمْرُهُ إِذَا أَرَادَ شَيْئًا أَنْ يَقُولَ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ
Аллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать бар бул дип әйтер һәм ул нәрсә бар булыр.
فَسُبْحَانَ الَّذِي بِيَدِهِ مَلَكُوتُ كُلِّ شَيْءٍ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, вә Аңа кайтарылырсыз.

Choose other languages: