Quran Apps in many lanuages:

Surah Ya-Seen Ayahs #56 Translated in Tatar

قَالُوا يَا وَيْلَنَا مَنْ بَعَثَنَا مِنْ مَرْقَدِنَا ۜ ۗ هَٰذَا مَا وَعَدَ الرَّحْمَٰنُ وَصَدَقَ الْمُرْسَلُونَ
Кәферләр каберләреннән кубарылып чыккач, безне йоклаган урыныбыздан кем кубарды диярләр. Шуннан соң икърар кылып әйтерләр: Бу көн Раббыбыз вәгъдә иткән көндер, вә пәйгамбәрләр дә безгә хак сүзләрне сөйләгәннәр, – дип.
إِنْ كَانَتْ إِلَّا صَيْحَةً وَاحِدَةً فَإِذَا هُمْ جَمِيعٌ لَدَيْنَا مُحْضَرُونَ
Фәкать сурның каты бер тавышы белән барча кешеләр Безнең хозурымызга килеп җыелырлар.
فَالْيَوْمَ لَا تُظْلَمُ نَفْسٌ شَيْئًا وَلَا تُجْزَوْنَ إِلَّا مَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Бу көндә һичкемгә хаксыз золым итү булмас һәм һичкем кылган эшләре өчен җәза алмыйча да калмас.
إِنَّ أَصْحَابَ الْجَنَّةِ الْيَوْمَ فِي شُغُلٍ فَاكِهُونَ
Ул көндә җәннәткә кергән мөэминнәр, шиксез, яхшы нигъмәтләр белен ләззәтләнүчеләрдер.
هُمْ وَأَزْوَاجُهُمْ فِي ظِلَالٍ عَلَى الْأَرَائِكِ مُتَّكِئُونَ
Ул мөэминнәр вә хатыннары күләгәлектә яхшы диваннарда утырып шатланып сөйләшерләр.

Choose other languages: