Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #68 Translated in Tatar

فَأَجْمِعُوا كَيْدَكُمْ ثُمَّ ائْتُوا صَفًّا ۚ وَقَدْ أَفْلَحَ الْيَوْمَ مَنِ اسْتَعْلَىٰ
Фиргаун әйтте: Муса белән Һарунга каршы һәрбер хәйлә вә сихерләрегезне җыегыз соңра саф булганыгыз хәлдә килегез. Бүген Мусаны җиңгән кеше изге теләгенә ирешер.
قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِمَّا أَنْ تُلْقِيَ وَإِمَّا أَنْ نَكُونَ أَوَّلَ مَنْ أَلْقَىٰ
Сихерчеләр әйттеләр: Ий Муса син әүвәл ташлыйсыңмы таягыңны яки әүвәл без ташлыйкмы?
قَالَ بَلْ أَلْقُوا ۖ فَإِذَا حِبَالُهُمْ وَعِصِيُّهُمْ يُخَيَّلُ إِلَيْهِ مِنْ سِحْرِهِمْ أَنَّهَا تَسْعَىٰ
Муса әйтте: Бәлки сез әүвәл ташлагыз! Сихерчеләр җепләрен вә таякларын җиргә салгач, елан булып йөри башладылар, бу еланнар Мусага йөрүче тере еланнар булып хыял ителде
فَأَوْجَسَ فِي نَفْسِهِ خِيفَةً مُوسَىٰ
Муса шул вакытта күңелендә курку тойды.
قُلْنَا لَا تَخَفْ إِنَّكَ أَنْتَ الْأَعْلَىٰ
Әйттек: Ий Муса, курыкма, син алардан өстенсең, алар җиңелер.

Choose other languages: