Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #20 Translated in Tatar

فَلَا يَصُدَّنَّكَ عَنْهَا مَنْ لَا يُؤْمِنُ بِهَا وَاتَّبَعَ هَوَاهُ فَتَرْدَىٰ
Берәүнең кыямәт көненә ышанмавы һәм нәфесенә ияреп, явыз эшләрне эшләве сине кыямәтнең булачагына ышанудан тыймасын, ул вакытта син һәлак булырсың.
وَمَا تِلْكَ بِيَمِينِكَ يَا مُوسَىٰ
Аллаһ, Мусадан сорады: Ий Муса, синең кулында нәрсә бар.
قَالَ هِيَ عَصَايَ أَتَوَكَّأُ عَلَيْهَا وَأَهُشُّ بِهَا عَلَىٰ غَنَمِي وَلِيَ فِيهَا مَآرِبُ أُخْرَىٰ
Муса әйтте: Йә Рабби, кулымдагы нәрсә таягымдыр, шул таягыма таянып йөрим, вә ул таягым белән куйларыма агач яфракларын сугып төшерәмен һәм ул таяктан миңа башка файдалар да бар.
قَالَ أَلْقِهَا يَا مُوسَىٰ
Аллаһ әйтте: Ий Муса, таягыңны ташлагыл җиргә.
فَأَلْقَاهَا فَإِذَا هِيَ حَيَّةٌ تَسْعَىٰ
Муса таякны җиргә ыргытты. Ул таяк җиргә төшү белән корсагында ашыгып йөрүче зур елан булды.

Choose other languages: