Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #22 Translated in Tatar

قَالَ هِيَ عَصَايَ أَتَوَكَّأُ عَلَيْهَا وَأَهُشُّ بِهَا عَلَىٰ غَنَمِي وَلِيَ فِيهَا مَآرِبُ أُخْرَىٰ
Муса әйтте: Йә Рабби, кулымдагы нәрсә таягымдыр, шул таягыма таянып йөрим, вә ул таягым белән куйларыма агач яфракларын сугып төшерәмен һәм ул таяктан миңа башка файдалар да бар.
قَالَ أَلْقِهَا يَا مُوسَىٰ
Аллаһ әйтте: Ий Муса, таягыңны ташлагыл җиргә.
فَأَلْقَاهَا فَإِذَا هِيَ حَيَّةٌ تَسْعَىٰ
Муса таякны җиргә ыргытты. Ул таяк җиргә төшү белән корсагында ашыгып йөрүче зур елан булды.
قَالَ خُذْهَا وَلَا تَخَفْ ۖ سَنُعِيدُهَا سِيرَتَهَا الْأُولَىٰ
Аллаһ әйтте: Ий Муса, бу еланны тотып ал, курыкма, Без аны әүвәлге халәтенә кайтарырбыз. Ягъни елан Муса кулында янә таяк булды.
وَاضْمُمْ يَدَكَ إِلَىٰ جَنَاحِكَ تَخْرُجْ بَيْضَاءَ مِنْ غَيْرِ سُوءٍ آيَةً أُخْرَىٰ
Инде уң кулыңны сул култык астына сук: ул кулың култыгыңнан чыгар күзне чагылдыра торган булып, үзе зарарсыз булыр – галәмәт синең пәйгамбәрлегеңә икенче галәмәт булганы хәлдә.

Choose other languages: