Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #106 Translated in Tatar

يَوْمَ يُنْفَخُ فِي الصُّورِ ۚ وَنَحْشُرُ الْمُجْرِمِينَ يَوْمَئِذٍ زُرْقًا
Кыямәт көнне сурга өрелер, ул көндә Коръән белән гамәл кылучыларны чагыр күзле итеп кубарырбыз.
يَتَخَافَتُونَ بَيْنَهُمْ إِنْ لَبِثْتُمْ إِلَّا عَشْرًا
Алар үзара сөйләшерләр, сез дөньяда ун көн генә тордыгыз, дип.
نَحْنُ أَعْلَمُ بِمَا يَقُولُونَ إِذْ يَقُولُ أَمْثَلُهُمْ طَرِيقَةً إِنْ لَبِثْتُمْ إِلَّا يَوْمًا
Без аларның әйткән сүзләрен беләбез, бәлки аларның гакылда камиллерәкләре әйтер: Сез дөньяда бер генә көн тордыгыз, – дип.
وَيَسْأَلُونَكَ عَنِ الْجِبَالِ فَقُلْ يَنْسِفُهَا رَبِّي نَسْفًا
Кыямәт көнендә таулар ничек булыр, дип синнән сорыйлар. Әйт: Ул көндә тауларны Раббым урыннарыннан кубарып көл кеби очырыр.
فَيَذَرُهَا قَاعًا صَفْصَفًا
Соңра ул җирне тигез кылыр, үлән үсми торган итеп.

Choose other languages: