Quran Apps in many lanuages:

Surah Sad Ayahs #83 Translated in Tatar

قَالَ رَبِّ فَأَنْظِرْنِي إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ
Иблис әйтте: Ий Раббым, кешеләрнең кубарылачак көннәренә чаклы мине дөньяда калдыр, үтермә.
قَالَ فَإِنَّكَ مِنَ الْمُنْظَرِينَ
Аллаһ әйтте: Әлбәттә, син дөньяда калучысың.
إِلَىٰ يَوْمِ الْوَقْتِ الْمَعْلُومِ
Аллаһ хозурында мәгълүм булган көнгә чаклы, ягъни дөнья беткәнче.
قَالَ فَبِعِزَّتِكَ لَأُغْوِيَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
Иблис әйтте: Ий Раббым, ґиззәтең хакы өчен әйтәмен, кешеләрне һәммәсен аздырачакмын.
إِلَّا عِبَادَكَ مِنْهُمُ الْمُخْلَصِينَ
Мәгәр ихлас булган мөэмин бәндәләреңне аздырырга көчем җитмәс.

Choose other languages: