Quran Apps in many lanuages:

Surah Sad Ayahs #43 Translated in Tatar

هَٰذَا عَطَاؤُنَا فَامْنُنْ أَوْ أَمْسِكْ بِغَيْرِ حِسَابٍ
Ий Сөләйман, бу әйтелгән нәрсәләр сиңа биргән нәрсәләребездер, теләгән кешеңә теләгән нәрсәңне бир, яки һичнәрсә бирмичә үзеңдә сакла, ул нәрсәләрдә сиңа хисап юктыр.
وَإِنَّ لَهُ عِنْدَنَا لَزُلْفَىٰ وَحُسْنَ مَآبٍ
Дәхи ул Сөләйманга хозурыбызда Безгә якын булу һәм кайта торган күркәм урын бардыр.
وَاذْكُرْ عَبْدَنَا أَيُّوبَ إِذْ نَادَىٰ رَبَّهُ أَنِّي مَسَّنِيَ الشَّيْطَانُ بِنُصْبٍ وَعَذَابٍ
Янә колыбыз Әйүб пәйгамбәрне сөйлә, Әйүб Раббысына дога илә мөрәҗәгать итте: Ий Раббым, мине шайтан авырлык вә каты мәшәкать илә тотты, малымны вә балаларымны һәлак итте. Әйүб күп еллар сырхау булды, һич нәрсәсе калмады, ул һаман сабыр итте зекердән туктамады.
ارْكُضْ بِرِجْلِكَ ۖ هَٰذَا مُغْتَسَلٌ بَارِدٌ وَشَرَابٌ
Ий Әйүб, аягың илә җиргә тип – дип әйтелде, типкәннән соң салкын чишмә, юынырга кайнар чишмә чыкты. Кайнар чишмәдә юынды вә салкын чишмәдән эчте, шунда ук сәламәтләнеп әүвәлге куәтен тапты.
وَوَهَبْنَا لَهُ أَهْلَهُ وَمِثْلَهُمْ مَعَهُمْ رَحْمَةً مِنَّا وَذِكْرَىٰ لِأُولِي الْأَلْبَابِ
Вә Без Әйүбкә балаларын ике өлеш арттырып бирдек, Бездән аңа рәхмәт булсын өчен вә гакыллы кешеләргә вәгазь булсын өчен.

Choose other languages: