Quran Apps in many lanuages:

Surah Qaf Ayahs #32 Translated in Tatar

قَالَ لَا تَخْتَصِمُوا لَدَيَّ وَقَدْ قَدَّمْتُ إِلَيْكُمْ بِالْوَعِيدِ
Аллаһ әйтер: Минем алдымда дәгъвәләшмәгез, тәхкыйк Мин сезгә дөньяда ошбу җәһәннәм белән куркытучы китап вә рәсүлләр җибәрдем.
مَا يُبَدَّلُ الْقَوْلُ لَدَيَّ وَمَا أَنَا بِظَلَّامٍ لِلْعَبِيدِ
Минем алдымда сүзем һич алышынмас, дәхи Мин колларыма золым итүче дә түгелмен.
يَوْمَ نَقُولُ لِجَهَنَّمَ هَلِ امْتَلَأْتِ وَتَقُولُ هَلْ مِنْ مَزِيدٍ
Ул көндә җәһәннәмгә: Инде булдыңмы – диярбез, җәһәннәм: янә керүчеләр бармы, монда урын күп – дияр.
وَأُزْلِفَتِ الْجَنَّةُ لِلْمُتَّقِينَ غَيْرَ بَعِيدٍ
Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәргә җәннәт якын кылыныр, ерак булмас.
هَٰذَا مَا تُوعَدُونَ لِكُلِّ أَوَّابٍ حَفِيظٍ
Сезгә вәгъдә ителгән җәннәт ошбудыр, һәрбер тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыга һәм шәригать хөкемнәрен саклап һәрберсен урынында үтәүчегә.

Choose other languages: