Quran Apps in many lanuages:

Surah Nooh Ayahs #23 Translated in Tatar

وَاللَّهُ جَعَلَ لَكُمُ الْأَرْضَ بِسَاطًا
Аллаһ сезнең өчен җирне палас кеби йомшак вә киң кылды.
لِتَسْلُكُوا مِنْهَا سُبُلًا فِجَاجًا
Ул җирнең олугъ вә киң юлларында көрмәклегегез өчен. Нух г-мнең бу сүзләрен дә кавеме инкяр иткәч, Аллаһуга ялварды һәм дога кылды.
قَالَ نُوحٌ رَبِّ إِنَّهُمْ عَصَوْنِي وَاتَّبَعُوا مَنْ لَمْ يَزِدْهُ مَالُهُ وَوَلَدُهُ إِلَّا خَسَارًا
Нух әйтте: Ий Раббым тәхкыйк алар гасый вә дошман булдылар, һәм алар малы да вә балалары да ярдәм бирмәячәк, һич файданы арттырмаячак залим кешегә, ягъни үзләренең кәфер хуҗаларына иярделәр, ул залимнең малы вә балалары хәсрәтне вә ґәзабны гына арттырыр.
وَمَكَرُوا مَكْرًا كُبَّارًا
Вә хәйлә мәкер кылдылар олугъ булган мәкерне.
وَقَالُوا لَا تَذَرُنَّ آلِهَتَكُمْ وَلَا تَذَرُنَّ وَدًّا وَلَا سُوَاعًا وَلَا يَغُوثَ وَيَعُوقَ وَنَسْرًا
Вә олугълары әйттеләр: Әлбәттә, сынымнарыгызга гыйбадәт кылуны ташламагыз, әлбәттә Вәд, Сүвагъ, Йәгус, Йәгук, Нәсер исемле сынымнарыгызны ташламагыз, – дип. Бу исемнәр Адәм илә Нух арасында булган яхшы кешеләрнең исемнәредер. Боларның балалары истәлек булсын дип аталарының һәйкәлен ясаганнар, бара-бара аларны зурлауда ифрат китеп гыйбадәт тә кыла башлаганнар.

Choose other languages: