Quran Apps in many lanuages:

Surah Muhammad Ayahs #27 Translated in Tatar

أُولَٰئِكَ الَّذِينَ لَعَنَهُمُ اللَّهُ فَأَصَمَّهُمْ وَأَعْمَىٰ أَبْصَارَهُمْ
Аллаһ аларны ләгънәт итте, рәхмәтеннән ерак кылды, һәм аларны хак сүзне ишетүдән саңгырау кылды, вә гыйбрәтләрне күрүдән күзләрен сукыр кылды.
أَفَلَا يَتَدَبَّرُونَ الْقُرْآنَ أَمْ عَلَىٰ قُلُوبٍ أَقْفَالُهَا
Алар Коръәнне тынлап, аятьләрен уйлап фикерләп карамыйлармы, әгәр фикерләп карасалар, әлбәттә, иман китерер иделәр, яки аларның күңелләре ачылмаска йозак белән бикләнгәнме?
إِنَّ الَّذِينَ ارْتَدُّوا عَلَىٰ أَدْبَارِهِمْ مِنْ بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُمُ الْهُدَى ۙ الشَّيْطَانُ سَوَّلَ لَهُمْ وَأَمْلَىٰ لَهُمْ
Аларга дәлилләр вә могҗизалар илә һидәят ачык бәян ителгәннән соң имансызлыкларына кайттылар, шайтан аларга зур гөнаһларга батуны җиңел кылыр һәм зиннәтле күрсәтер, вә гомерләренең озын булуын хыял иттереп алдады.
ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَالُوا لِلَّذِينَ كَرِهُوا مَا نَزَّلَ اللَّهُ سَنُطِيعُكُمْ فِي بَعْضِ الْأَمْرِ ۖ وَاللَّهُ يَعْلَمُ إِسْرَارَهُمْ
Ул имансызлыкка кайтучы кешеләр – Аллаһ иңдергән Коръәнне мәкъруһ күргән мөшрикләргә әйттеләр: Без сезгә иярәбез, бәгъзе эшләрдә сезгә итагать итәбез, ягъни Ислам диненә зарар итү эшләрендә. Шуның өчен Аллаһ аларны имансызлыкка кайтарды. Аллаһ аларның мөшрикләр белән яшерен сөйләшкән сүзләрен беләдер.
فَكَيْفَ إِذَا تَوَفَّتْهُمُ الْمَلَائِكَةُ يَضْرِبُونَ وُجُوهَهُمْ وَأَدْبَارَهُمْ
Аларның җаннарын фәрештәләр алган чакта хәлләре ничек булыр, фәрештәләр аларның йөзләренә вә аркаларына бик каты сугарлар.

Choose other languages: