Quran Apps in many lanuages:

Surah Maryam Ayahs #43 Translated in Tatar

وَأَنْذِرْهُمْ يَوْمَ الْحَسْرَةِ إِذْ قُضِيَ الْأَمْرُ وَهُمْ فِي غَفْلَةٍ وَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Ґәзаб киләчәге белән хөкем ителгән хәсрәтле көн белән аларны куркыт! Алар ґәзабның килүеннән гафләттәләр, алар иман китерәчәк түгелләр.
إِنَّا نَحْنُ نَرِثُ الْأَرْضَ وَمَنْ عَلَيْهَا وَإِلَيْنَا يُرْجَعُونَ
Әлбәттә, Без җиргә вә җирдә булган һәр нәрсәгә варис булырбыз вә ахирәттә алар Безгә кайтарылырлар.
وَاذْكُرْ فِي الْكِتَابِ إِبْرَاهِيمَ ۚ إِنَّهُ كَانَ صِدِّيقًا نَبِيًّا
Ибраһим г-мнен. Коръәндәге хәбәрен зекер ит! Ул гаять дөрес сүзле изге пәйгамбәр булды.
إِذْ قَالَ لِأَبِيهِ يَا أَبَتِ لِمَ تَعْبُدُ مَا لَا يَسْمَعُ وَلَا يُبْصِرُ وَلَا يُغْنِي عَنْكَ شَيْئًا
Ибраһим әйтте: Ий атам, ни өчен ишетми, күрми һәм сиңа файда да, зарар да ирештерә алмый торган нәрсәгә гыйбадәт кыласың?
يَا أَبَتِ إِنِّي قَدْ جَاءَنِي مِنَ الْعِلْمِ مَا لَمْ يَأْتِكَ فَاتَّبِعْنِي أَهْدِكَ صِرَاطًا سَوِيًّا
Ий атам, Аллаһудан миңа гыйлем вә дәлилләр килде, ул гыйлем вә дәлилләр синдә юк, миңа ияр, туры юлга күндерермен!

Choose other languages: