Quran Apps in many lanuages:

Surah Maryam Ayahs #31 Translated in Tatar

فَأَتَتْ بِهِ قَوْمَهَا تَحْمِلُهُ ۖ قَالُوا يَا مَرْيَمُ لَقَدْ جِئْتِ شَيْئًا فَرِيًّا
Гыйсаны тудыргач кавеме янына күтәреп килде. Кавеме әйттеләр: Ий Мәрьям, ярамаган олугъ эш белән килдең.
يَا أُخْتَ هَارُونَ مَا كَانَ أَبُوكِ امْرَأَ سَوْءٍ وَمَا كَانَتْ أُمُّكِ بَغِيًّا
Ий Һарунның кыз кардәше, атаң Ґимран яман юлда түгел иде, анаң да азгын түгел иде.
فَأَشَارَتْ إِلَيْهِ ۖ قَالُوا كَيْفَ نُكَلِّمُ مَنْ كَانَ فِي الْمَهْدِ صَبِيًّا
Мәрьям, угълы Гыйса белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр: Безне мәсхәрә итәсең, бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?
قَالَ إِنِّي عَبْدُ اللَّهِ آتَانِيَ الْكِتَابَ وَجَعَلَنِي نَبِيًّا
Гыйса аларның сүзләрен ишеткәч әйтте: Мин Аллаһу тәгаләнең колымын, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте.
وَجَعَلَنِي مُبَارَكًا أَيْنَ مَا كُنْتُ وَأَوْصَانِي بِالصَّلَاةِ وَالزَّكَاةِ مَا دُمْتُ حَيًّا
Кайда гына булсам да кешеләр өчен мине мөбарәк – файдалы итте, вә миңа намаз укырга әмер итте һәм зәкят бирергә әмер итте терек булган вакытымда.

Choose other languages: