Quran Apps in many lanuages:

Surah Maryam Ayahs #30 Translated in Tatar

فَكُلِي وَاشْرَبِي وَقَرِّي عَيْنًا ۖ فَإِمَّا تَرَيِنَّ مِنَ الْبَشَرِ أَحَدًا فَقُولِي إِنِّي نَذَرْتُ لِلرَّحْمَٰنِ صَوْمًا فَلَنْ أُكَلِّمَ الْيَوْمَ إِنْسِيًّا
Ул хөрмәне аша вә чишмә суын эчкел, ул угълың Гыйса белән күзең карарланып, кайгың бетсен! Әгәр бер кешене балаңнан ягъни балаң хакында синнән сорар күрсәң, әйт: Мин Аллаһ ризасы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим.
فَأَتَتْ بِهِ قَوْمَهَا تَحْمِلُهُ ۖ قَالُوا يَا مَرْيَمُ لَقَدْ جِئْتِ شَيْئًا فَرِيًّا
Гыйсаны тудыргач кавеме янына күтәреп килде. Кавеме әйттеләр: Ий Мәрьям, ярамаган олугъ эш белән килдең.
يَا أُخْتَ هَارُونَ مَا كَانَ أَبُوكِ امْرَأَ سَوْءٍ وَمَا كَانَتْ أُمُّكِ بَغِيًّا
Ий Һарунның кыз кардәше, атаң Ґимран яман юлда түгел иде, анаң да азгын түгел иде.
فَأَشَارَتْ إِلَيْهِ ۖ قَالُوا كَيْفَ نُكَلِّمُ مَنْ كَانَ فِي الْمَهْدِ صَبِيًّا
Мәрьям, угълы Гыйса белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр: Безне мәсхәрә итәсең, бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?
قَالَ إِنِّي عَبْدُ اللَّهِ آتَانِيَ الْكِتَابَ وَجَعَلَنِي نَبِيًّا
Гыйса аларның сүзләрен ишеткәч әйтте: Мин Аллаһу тәгаләнең колымын, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте.

Choose other languages: