Quran Apps in many lanuages:

Surah Ibrahim Ayahs #49 Translated in Tatar

وَسَكَنْتُمْ فِي مَسَاكِنِ الَّذِينَ ظَلَمُوا أَنْفُسَهُمْ وَتَبَيَّنَ لَكُمْ كَيْفَ فَعَلْنَا بِهِمْ وَضَرَبْنَا لَكُمُ الْأَمْثَالَ
Сез дөньяда үзләренә золым иткән Гад вә Сәмуд -залимнәр торган урында тордыгыз, вә аларны ничек ґәзаб кылганлыгыбыз сезгә ачык мәгълүм иде, сезгә мисал китердек, ягъни сез дә алар кеби залимнәрсез, инде бүген дөньяга кайтуны сорап маташмагыз!
وَقَدْ مَكَرُوا مَكْرَهُمْ وَعِنْدَ اللَّهِ مَكْرُهُمْ وَإِنْ كَانَ مَكْرُهُمْ لِتَزُولَ مِنْهُ الْجِبَالُ
Хәзерге кяферләр хакка каршы мәкерлек кылсалар, әүвәлге кәферләр дә хакка каршы мәкерлек кылдылар, һәр кәфәрнең мәкере Аллаһуга мәгълүм, гәрчә аларның мәкерләре тауларны урыныннан кубарырлык зур булса да, Аллаһ мәкеренә каршы тора алмаслар.
فَلَا تَحْسَبَنَّ اللَّهَ مُخْلِفَ وَعْدِهِ رُسُلَهُ ۗ إِنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ ذُو انْتِقَامٍ
Ий Мухәммәд г-м, рәсүлләренә биргән вәгъдәсенә Аллаһ хыйлафлык кылыр дип уйлама! Тәхкыйк Аллаһ көчле, залимләрдән үч алачак.
يَوْمَ تُبَدَّلُ الْأَرْضُ غَيْرَ الْأَرْضِ وَالسَّمَاوَاتُ ۖ وَبَرَزُوا لِلَّهِ الْوَاحِدِ الْقَهَّارِ
Кыямәт көнендә җир җирдән башка төскә керер вә күкләр күкләрдән башка төсләргә керерләр, вә кешеләр ялгыз вә кодрәт иясе булган Аллаһу хозурына кубарылырлар.
وَتَرَى الْمُجْرِمِينَ يَوْمَئِذٍ مُقَرَّنِينَ فِي الْأَصْفَادِ
Ул көндә күрерсең залимнәрне – богауланган хәлләрендә бер-берсенә якын булырлар.

Choose other languages: