Quran Apps in many lanuages:

Surah Ibrahim Ayahs #45 Translated in Tatar

رَبَّنَا اغْفِرْ لِي وَلِوَالِدَيَّ وَلِلْمُؤْمِنِينَ يَوْمَ يَقُومُ الْحِسَابُ
Ий Раббыбыз, үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне ярлыка, кыямәт көнендә хур итмә!
وَلَا تَحْسَبَنَّ اللَّهَ غَافِلًا عَمَّا يَعْمَلُ الظَّالِمُونَ ۚ إِنَّمَا يُؤَخِّرُهُمْ لِيَوْمٍ تَشْخَصُ فِيهِ الْأَبْصَارُ
Ий Мухәммәд г-м, залимләр кылган эштән Аллаһуны гафил дип уйлама, һич тә гафил түгел. Фәкать ул залимләргә ґәзабны кичектерәдер күзләр текәлеп торган кыямәт көненә чаклы гына.
مُهْطِعِينَ مُقْنِعِي رُءُوسِهِمْ لَا يَرْتَدُّ إِلَيْهِمْ طَرْفُهُمْ ۖ وَأَفْئِدَتُهُمْ هَوَاءٌ
Башларын бөгеп, ашыгып-ашыгып ул залимнәр чакыручыга таба килерләр вә куркуларыннан күзләре йомылмас, текәлеп торыр вә күңелләре аялаудан буштыр.
وَأَنْذِرِ النَّاسَ يَوْمَ يَأْتِيهِمُ الْعَذَابُ فَيَقُولُ الَّذِينَ ظَلَمُوا رَبَّنَا أَخِّرْنَا إِلَىٰ أَجَلٍ قَرِيبٍ نُجِبْ دَعْوَتَكَ وَنَتَّبِعِ الرُّسُلَ ۗ أَوَلَمْ تَكُونُوا أَقْسَمْتُمْ مِنْ قَبْلُ مَا لَكُمْ مِنْ زَوَالٍ
Дәхи адәмнәрне куркыт, аларга ґәзаб килә торган көн белән, ул көндә залимнәр әйтерләр: Ий Раббыбыз, безне дөньяга кайтарып аз гына яшәт, Синең әмерләреңне кабул итеп рәсүлләреңә дә иярер идек! Аллаһ җавап бирер: Әйә сез ант итүчеләр түгел идегезме? Безнең малыбыз бетә торган түгел вә кыямәт тә булмый, – дип.
وَسَكَنْتُمْ فِي مَسَاكِنِ الَّذِينَ ظَلَمُوا أَنْفُسَهُمْ وَتَبَيَّنَ لَكُمْ كَيْفَ فَعَلْنَا بِهِمْ وَضَرَبْنَا لَكُمُ الْأَمْثَالَ
Сез дөньяда үзләренә золым иткән Гад вә Сәмуд -залимнәр торган урында тордыгыз, вә аларны ничек ґәзаб кылганлыгыбыз сезгә ачык мәгълүм иде, сезгә мисал китердек, ягъни сез дә алар кеби залимнәрсез, инде бүген дөньяга кайтуны сорап маташмагыз!

Choose other languages: