Quran Apps in many lanuages:

Surah Ibrahim Ayahs #7 Translated in Tatar

الَّذِينَ يَسْتَحِبُّونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا عَلَى الْآخِرَةِ وَيَصُدُّونَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ وَيَبْغُونَهَا عِوَجًا ۚ أُولَٰئِكَ فِي ضَلَالٍ بَعِيدٍ
Ул кәферләр ахирәтне ташлап дөньяны гына яратып кәсеп итәләр вә кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар һәм ислам диненең зәгыйфьләнүен яки алар ягына үзгәрүен телиләр, алар хактан бик ерак адашканлар.
وَمَا أَرْسَلْنَا مِنْ رَسُولٍ إِلَّا بِلِسَانِ قَوْمِهِ لِيُبَيِّنَ لَهُمْ ۖ فَيُضِلُّ اللَّهُ مَنْ يَشَاءُ وَيَهْدِي مَنْ يَشَاءُ ۚ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Пәйгамбәрләрне һәр заманада үз каумләреннән җибәрдек шәригать хөкемләрене үз телләрендә бәян итсеннәр өчен. Аллаһ үзе теләгән кешене һидәяткә салыр вә үзе теләгән кешене хак юлдан адаштырыр, Ул – Аллаһ көчле вә хөкемче.
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِآيَاتِنَا أَنْ أَخْرِجْ قَوْمَكَ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ وَذَكِّرْهُمْ بِأَيَّامِ اللَّهِ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ لِكُلِّ صَبَّارٍ شَكُورٍ
Тәхкыйк Без Мусаны дәлилләр вә могҗизалар белән пәйгамбәр итеп җибәрдек, каумеңне батыл дин караңгылыгыннан чыгарып хак дин яктылыгына керт, дип, вә үткән каумләрнең гыйбрәтле хәлләрен сөйлә, дип, бәла-казага сабыр итеп нигъмәтләргә шөкер итүчеләргә сөйләнгән пәйгамбәрләр хәлендә гыйбрәтләр бар.
وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ اذْكُرُوا نِعْمَةَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ أَنْجَاكُمْ مِنْ آلِ فِرْعَوْنَ يَسُومُونَكُمْ سُوءَ الْعَذَابِ وَيُذَبِّحُونَ أَبْنَاءَكُمْ وَيَسْتَحْيُونَ نِسَاءَكُمْ ۚ وَفِي ذَٰلِكُمْ بَلَاءٌ مِنْ رَبِّكُمْ عَظِيمٌ
Муса әйтте: Ий каумем, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Аллаһ сезне Фиргаун кауменнән коткарды, алар сезне каты ґәзаблыйлар иде вә алар сезнең кыз балаларыгызны калдырып ир балаларыгызны бугазлыйлар иде, вә аларның бу эшләрендә Раббыгыздан сезгә зур бәла бар иде.
وَإِذْ تَأَذَّنَ رَبُّكُمْ لَئِنْ شَكَرْتُمْ لَأَزِيدَنَّكُمْ ۖ وَلَئِنْ كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِي لَشَدِيدٌ
Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем ґәзабым бик каты, – дип.

Choose other languages: