Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #75 Translated in Tatar

وَامْرَأَتُهُ قَائِمَةٌ فَضَحِكَتْ فَبَشَّرْنَاهَا بِإِسْحَاقَ وَمِنْ وَرَاءِ إِسْحَاقَ يَعْقُوبَ
Ибраһим г-мнең хатыны да шунда аяк өстендә иде, хатыны Ибраһимның куркуыннан көлде, сөенеч хәбәр бирдек, ул хатынга Исхак исемле бала тудырмагы белән вә Исхактан Ягъкуб исемле бала булыр, дип.
قَالَتْ يَا وَيْلَتَىٰ أَأَلِدُ وَأَنَا عَجُوزٌ وَهَٰذَا بَعْلِي شَيْخًا ۖ إِنَّ هَٰذَا لَشَيْءٌ عَجِيبٌ
Ул – хатын әйтте: Вәй нинди ґәҗәб! Карт карчык булганым хәлдә бала тудырырмынмы? Ошбу минем ирем дә карт инде, без карт кешеләрдән бала булмагы бер ґәҗәп эштер.
قَالُوا أَتَعْجَبِينَ مِنْ أَمْرِ اللَّهِ ۖ رَحْمَتُ اللَّهِ وَبَرَكَاتُهُ عَلَيْكُمْ أَهْلَ الْبَيْتِ ۚ إِنَّهُ حَمِيدٌ مَجِيدٌ
Фәрештәләр әйттеләр: Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә гаҗәпләнәсезме? Ий пәйгамбәрлек заһир булган өй кешеләре! Сезгә Аллаһуның рәхмәте вә бәрәкәте булачак. Ул – Аллаһ эшләгән эшләрендә макталырга тиешле булган бик олугъ бер зат.
فَلَمَّا ذَهَبَ عَنْ إِبْرَاهِيمَ الرَّوْعُ وَجَاءَتْهُ الْبُشْرَىٰ يُجَادِلُنَا فِي قَوْمِ لُوطٍ
Ибраһим г-мнән курку беткәч һәм аңа бала булачагы белән шатлыклы хәбәр дә булгач, Лут кауме хакында безнең белән бәхәсләшәдер, ягъни фәрештәләр Лут каумен һәлак итәбез дигәч, бит алар арасында мөселманнары да бар, аларны да һәлак итәсезме, дип.
إِنَّ إِبْرَاهِيمَ لَحَلِيمٌ أَوَّاهٌ مُنِيبٌ
Тәхкыйк Ибраһим шәфкатьле вә Аллаһудан куркып әһ-вәһ итүче һәм тәүбә белән Аллаһуга кайтучы.

Choose other languages: