Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #71 Translated in Tatar

وَأَخَذَ الَّذِينَ ظَلَمُوا الصَّيْحَةُ فَأَصْبَحُوا فِي دِيَارِهِمْ جَاثِمِينَ
Дөяне үтерүче залимнәрне бер каты тавыш тотты, шул тавыш белән барчалары урыннарында һәлак булдылар.
كَأَنْ لَمْ يَغْنَوْا فِيهَا ۗ أَلَا إِنَّ ثَمُودَ كَفَرُوا رَبَّهُمْ ۗ أَلَا بُعْدًا لِثَمُودَ
Гүя алар дөньяда аз гына да тормаган кеби булдылар. Әгаһ булыгыз, тәхкыйк Сәмуд халкы Раббыларына кәфер булдылар, әгаһ булыгыз, Аллаһ рәхмәтеннән Сәмуд халкына ерак булмаклыктыр.
وَلَقَدْ جَاءَتْ رُسُلُنَا إِبْرَاهِيمَ بِالْبُشْرَىٰ قَالُوا سَلَامًا ۖ قَالَ سَلَامٌ ۖ فَمَا لَبِثَ أَنْ جَاءَ بِعِجْلٍ حَنِيذٍ
Тәхкыйк Безнең илче фәрештәләребез бала белән сөенеч бирмәк өчен Ибраһим г-мгә килеп сәлам бирделәр. Ибраһим сезгә дә сәлам булсын, диде. Озакка сузмыйча, Ибраһим майда пешергән бозауны кунаклар алдына алып килде.
فَلَمَّا رَأَىٰ أَيْدِيَهُمْ لَا تَصِلُ إِلَيْهِ نَكِرَهُمْ وَأَوْجَسَ مِنْهُمْ خِيفَةً ۚ قَالُوا لَا تَخَفْ إِنَّا أُرْسِلْنَا إِلَىٰ قَوْمِ لُوطٍ
Кунаклар кулларын бозауга сузмагач, Ибраһим аларны яратмыйча, хәтта болар караклар, дип уйлады вә алардан шикләнеп куркуга төште. Фәрештәләр әйттеләр: Син бездән курыкма, тәхкыйк без Лут кауменә һәлак итәр өчен җибәрелгән фәрештәләрбез.
وَامْرَأَتُهُ قَائِمَةٌ فَضَحِكَتْ فَبَشَّرْنَاهَا بِإِسْحَاقَ وَمِنْ وَرَاءِ إِسْحَاقَ يَعْقُوبَ
Ибраһим г-мнең хатыны да шунда аяк өстендә иде, хатыны Ибраһимның куркуыннан көлде, сөенеч хәбәр бирдек, ул хатынга Исхак исемле бала тудырмагы белән вә Исхактан Ягъкуб исемле бала булыр, дип.

Choose other languages: