Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #62 Translated in Tatar

وَلَمَّا جَاءَ أَمْرُنَا نَجَّيْنَا هُودًا وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ بِرَحْمَةٍ مِنَّا وَنَجَّيْنَاهُمْ مِنْ عَذَابٍ غَلِيظٍ
Аларга ґәзаб вакыты җиткәч, рәхмәтебез белән Һудны вә иман китереп аңа ияргәннәрне ґәзабтан коткардык һәм аларны ахирәтнең каты ґәзабыннан коткардык.
وَتِلْكَ عَادٌ ۖ جَحَدُوا بِآيَاتِ رَبِّهِمْ وَعَصَوْا رُسُلَهُ وَاتَّبَعُوا أَمْرَ كُلِّ جَبَّارٍ عَنِيدٍ
Ошбу сөйләгәннәр Гад каумедер ки, Раббыларының аятьләрен инкяр иттеләр вә рәсүлләргә гөнаһлы булдылар һәм һәрбер азган тәкәбберләрнең вә хакка каршы кешеләрнең әмерләренә иярделәр.
وَأُتْبِعُوا فِي هَٰذِهِ الدُّنْيَا لَعْنَةً وَيَوْمَ الْقِيَامَةِ ۗ أَلَا إِنَّ عَادًا كَفَرُوا رَبَّهُمْ ۗ أَلَا بُعْدًا لِعَادٍ قَوْمِ هُودٍ
Алар явыз эшләре өчен дөньяда һәм ахирәттә ләгънәткә лаек булдылар. Әгаһ булыгыз, дөреслектә Гад кауме үзләренең Раббыларына кәфер булдылар. Әгаһ булыгыз, Һуд кауме Гадкә Аллаһуның рәхмәтеннән ераклык булды.
وَإِلَىٰ ثَمُودَ أَخَاهُمْ صَالِحًا ۚ قَالَ يَا قَوْمِ اعْبُدُوا اللَّهَ مَا لَكُمْ مِنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُ ۖ هُوَ أَنْشَأَكُمْ مِنَ الْأَرْضِ وَاسْتَعْمَرَكُمْ فِيهَا فَاسْتَغْفِرُوهُ ثُمَّ تُوبُوا إِلَيْهِ ۚ إِنَّ رَبِّي قَرِيبٌ مُجِيبٌ
Вә Сәмуд халкына кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек. Ул әйтте: Ий каумем Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз, Аңардан башка сезгә Илаһә юк, Ул сезне җирдән яратты вә җирдә торырга гомер бирде, Аңардан ярлыкау өстәгез, соңра тәүбә итеп, Аңа кайтыгыз! Тәхкыйк Раббымның рәхмәте дога кылучыларга, әлбәттә, якын.
قَالُوا يَا صَالِحُ قَدْ كُنْتَ فِينَا مَرْجُوًّا قَبْلَ هَٰذَا ۖ أَتَنْهَانَا أَنْ نَعْبُدَ مَا يَعْبُدُ آبَاؤُنَا وَإِنَّنَا لَفِي شَكٍّ مِمَّا تَدْعُونَا إِلَيْهِ مُرِيبٍ
Әйттеләр: Ий Салих, син пәйгамбәрлек дәгъвәсен кылуыңнан элек арабызда бер өметле егет идең. Ә инде хәзер безне аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылудан тыясыңмы? Тәхкыйк без син өндәгән дин вә Аллаһуның бер генә булуы хакында шиктәбез, аларның син әйткәнчә дөрес булуында шикләнәбез.

Choose other languages: