Quran Apps in many lanuages:

Surah Ghafir Ayahs #68 Translated in Tatar

اللَّهُ الَّذِي جَعَلَ لَكُمُ الْأَرْضَ قَرَارًا وَالسَّمَاءَ بِنَاءً وَصَوَّرَكُمْ فَأَحْسَنَ صُوَرَكُمْ وَرَزَقَكُمْ مِنَ الطَّيِّبَاتِ ۚ ذَٰلِكُمُ اللَّهُ رَبُّكُمْ ۖ فَتَبَارَكَ اللَّهُ رَبُّ الْعَالَمِينَ
Аллаһ сезгә җирне файдаланып тору өчен халык кылды, вә күкне бөек түбә ясады, вә үзегезне күркәм сурәт белән сурәтләде, вә сезне тәмле пакь ризыклар белән ризыкландырды. Ошбу эшләрне эшләүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ бик бөек булды, мактау Аңа хастыр.
هُوَ الْحَيُّ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ فَادْعُوهُ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ ۗ الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Ул – Аллаһ терек вә Аңардан башка Илаһә һич юк, Ислам динен Аллаһ ризалыгы өчен генә тотканыгыз хәлдә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуга барча мактау хастыр.
قُلْ إِنِّي نُهِيتُ أَنْ أَعْبُدَ الَّذِينَ تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ لَمَّا جَاءَنِيَ الْبَيِّنَاتُ مِنْ رَبِّي وَأُمِرْتُ أَنْ أُسْلِمَ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ
Әйт: Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган нәрсәләргә гыйбадәт кылудан мин Аллаһ тарафыннан тыелдым, Раббымнан Аллаһуның бер генә икәнлеге хакында ачык дәлилләр килгәч, галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга тапшырылырга һәм Аңа итагать итәргә боерылдым.
هُوَ الَّذِي خَلَقَكُمْ مِنْ تُرَابٍ ثُمَّ مِنْ نُطْفَةٍ ثُمَّ مِنْ عَلَقَةٍ ثُمَّ يُخْرِجُكُمْ طِفْلًا ثُمَّ لِتَبْلُغُوا أَشُدَّكُمْ ثُمَّ لِتَكُونُوا شُيُوخًا ۚ وَمِنْكُمْ مَنْ يُتَوَفَّىٰ مِنْ قَبْلُ ۖ وَلِتَبْلُغُوا أَجَلًا مُسَمًّى وَلَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ
Сез гыйбадәт кылырга тиешле булган Ул – Аллаһ. Адәмне туфрактан халык кылды, соңра нәселегезне үрчетер өчен сезне бер тамчы судан, соңра ул суны оешкан каты кан кылды, соңра төзеп бетергәч, бала хәлегездә анагыздан тудырадыр, соңра куәтләнгәнче үстерәдер, аннары кайберләрегезгә озын гомер биреп картлык загыйфьлегенә ирештерәдер, вә сезнең кайберләрегез картлыкка ирешмичә үләдер, Аллаһ сезгә бу эшләрне шулай кылды һәркем билгеләнгән гомерен яшәсен өчен, гаять гакылларыгызны эшләтеп Аллаһуга иманыгызны куәтләрсез.
هُوَ الَّذِي يُحْيِي وَيُمِيتُ ۖ فَإِذَا قَضَىٰ أَمْرًا فَإِنَّمَا يَقُولُ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ
Ул – Аллаһ тергезер вә үтерер, әгәр Ул бер эшне булдырырга теләсә, фәкать Бул дип кенә әйтүдер, ул нәрсә бар булыр.

Choose other languages: