Quran Apps in many lanuages:

Surah Ghafir Ayahs #48 Translated in Tatar

فَسَتَذْكُرُونَ مَا أَقُولُ لَكُمْ ۚ وَأُفَوِّضُ أَمْرِي إِلَى اللَّهِ ۚ إِنَّ اللَّهَ بَصِيرٌ بِالْعِبَادِ
Ий кавемем, мин әйткән сүзләрнең, хаклыгын тиздән белерсез, ләкин эш узган булыр, мин эшемне Аллаһуга тапшырамын, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләрен күрүчедер.
فَوَقَاهُ اللَّهُ سَيِّئَاتِ مَا مَكَرُوا ۖ وَحَاقَ بِآلِ فِرْعَوْنَ سُوءُ الْعَذَابِ
Фиргаун кавеме әлеге мөэминне үтерергә теләделәр, ләкин Аллаһ ул мөэминне кәферләрнең мәкереннән саклады, Фиргауннең кавеменә каты ґәзаб иреште.
النَّارُ يُعْرَضُونَ عَلَيْهَا غُدُوًّا وَعَشِيًّا ۖ وَيَوْمَ تَقُومُ السَّاعَةُ أَدْخِلُوا آلَ فِرْعَوْنَ أَشَدَّ الْعَذَابِ
Аларга иртә дә, кич тә ут ґәзабы гарызъ ителер, әмма кыямәт көне булгач Фиргаун кавемен ґәзабның катысына кертегез, диелер.
وَإِذْ يَتَحَاجُّونَ فِي النَّارِ فَيَقُولُ الضُّعَفَاءُ لِلَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا إِنَّا كُنَّا لَكُمْ تَبَعًا فَهَلْ أَنْتُمْ مُغْنُونَ عَنَّا نَصِيبًا مِنَ النَّارِ
Кәферләр низагълашкан чакта загыйфьләре, ягъни иярүчеләре тәкәббер булган олугъларына: Сез безне үзегезгә ияртеп имансыз иттегез, инде бүген безгә бирелгән ут ґәзабыннан аз гына булса да җибәрә аласызмы, ягъни ґәзабыбызны киметә аласызмы? – дип сорарлар.
قَالَ الَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا إِنَّا كُلٌّ فِيهَا إِنَّ اللَّهَ قَدْ حَكَمَ بَيْنَ الْعِبَادِ
Ияртүче олугъ кәферләр әйтерләр: Без дә, сез дә бүген барчабыз да бергә уттабыз, тәхкыйк Аллаһ бәндәләре арасын гаделлек белән хөкем итте, мөэминнәрне җәннәткә, кәферләрне җәһәннәмгә кергезде.

Choose other languages: