Quran Apps in many lanuages:

Surah Az-Zamar Ayahs #48 Translated in Tatar

قُلْ لِلَّهِ الشَّفَاعَةُ جَمِيعًا ۖ لَهُ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ ثُمَّ إِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Әйт син аларга: Шәфәгатьнең барчасы Аллаһуга хастыр, Аның үзеннән башка һичкем шәфәгать итә алмас. Җир вә күкләр Аллаһ мөлкедер, соңра Аңа кайтарыласыз.
وَإِذَا ذُكِرَ اللَّهُ وَحْدَهُ اشْمَأَزَّتْ قُلُوبُ الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِالْآخِرَةِ ۖ وَإِذَا ذُكِرَ الَّذِينَ مِنْ دُونِهِ إِذَا هُمْ يَسْتَبْشِرُونَ
Әгәр Аллаһуның бер генә икәнлеге зекер ителсә, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләре нәфрәтләнер вә тетрәр. Әгәр Аллаһудан башка нәрсәнең исеме зекер ителсә, ул вакытта алар шатланырлар.
قُلِ اللَّهُمَّ فَاطِرَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ عَالِمَ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ أَنْتَ تَحْكُمُ بَيْنَ عِبَادِكَ فِي مَا كَانُوا فِيهِ يَخْتَلِفُونَ
Әйткел: Ий җирне вә күкләрне халык итүче Аллаһ! Син яшерен нәрсәләрне дә вә ачык әшкәрә нәрсәләрне дә белүчесең, вә Син үзең генә хөкем итәсең бәндәләреңнең дин эшләрендә ихтыйлаф иткән мәсьәләләрендә.
وَلَوْ أَنَّ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا مَا فِي الْأَرْضِ جَمِيعًا وَمِثْلَهُ مَعَهُ لَافْتَدَوْا بِهِ مِنْ سُوءِ الْعَذَابِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۚ وَبَدَا لَهُمْ مِنَ اللَّهِ مَا لَمْ يَكُونُوا يَحْتَسِبُونَ
Әгәр җирдәге нәрсәләр барчасы кәферләрнеке булса, дәхи шуның хәтле кушылса, каты ґәзабтан котылыр өчен кыямәт көнне садака итеп бирсәләр, һич кабул булмас иде. Дөньяда һич исәп итмәгән каты ґәзаб аларга ахирәттә Аллаһудан ирешер.
وَبَدَا لَهُمْ سَيِّئَاتُ مَا كَسَبُوا وَحَاقَ بِهِمْ مَا كَانُوا بِهِ يَسْتَهْزِئُونَ
Аларның дөньяда кәсеп иткән явызлыклары алларында заһир булыр, вә аларга Коръән аятьләрен вә пәйгамбәр сүзләрен мәсхәрә кылуларының ґәзабы тиешле булыр.

Choose other languages: