Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #97 Translated in Tatar

إِنَّمَا السَّبِيلُ عَلَى الَّذِينَ يَسْتَأْذِنُونَكَ وَهُمْ أَغْنِيَاءُ ۚ رَضُوا بِأَنْ يَكُونُوا مَعَ الْخَوَالِفِ وَطَبَعَ اللَّهُ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Бай булып та сугыштан калу өчен рөхсәт сораган монафикъларны ґәзаб кылырга юл булыр. Алар өйдә калучылар белән калырга риза булдылар, Аллаһ аларның күңелләренә мөһер басты, инде алар Аллаһ хөкемнәренә хыянәт итүнең һәлакәтлек икәнен белмәсләр.
يَعْتَذِرُونَ إِلَيْكُمْ إِذَا رَجَعْتُمْ إِلَيْهِمْ ۚ قُلْ لَا تَعْتَذِرُوا لَنْ نُؤْمِنَ لَكُمْ قَدْ نَبَّأَنَا اللَّهُ مِنْ أَخْبَارِكُمْ ۚ وَسَيَرَى اللَّهُ عَمَلَكُمْ وَرَسُولُهُ ثُمَّ تُرَدُّونَ إِلَىٰ عَالِمِ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Сугыштан алар янына кайтсагыз, сезгә гозер күрсәтерләр, әйт Безгә ялган гозер күрсәтеп маташмагыз, без сезгә ышанмыйбыз, тәхкыйк Аллаһ сезнең хәбәрегезне безгә белдерде. Аллаһу тәгалә үзе һәм Аның расүле сезнең эшләрегезне күрерләр. Соңра ачык вә яшерен эшләрне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, кылган бозык эшләрегез белән сезне хәбәр кылыр.
سَيَحْلِفُونَ بِاللَّهِ لَكُمْ إِذَا انْقَلَبْتُمْ إِلَيْهِمْ لِتُعْرِضُوا عَنْهُمْ ۖ فَأَعْرِضُوا عَنْهُمْ ۖ إِنَّهُمْ رِجْسٌ ۖ وَمَأْوَاهُمْ جَهَنَّمُ جَزَاءً بِمَا كَانُوا يَكْسِبُونَ
Кайчан сугыштан алар янына кайтсагыз, алар Аллаһ белән ант итәләр, кимчелекләрен гафу итүегез өчен: Алардан бизегез! Тәхкыйк алар – нәҗесләр, вә урыннары җәһәннәмдер, җәза йөзеннән, монафикъ булганнары өчен.
يَحْلِفُونَ لَكُمْ لِتَرْضَوْا عَنْهُمْ ۖ فَإِنْ تَرْضَوْا عَنْهُمْ فَإِنَّ اللَّهَ لَا يَرْضَىٰ عَنِ الْقَوْمِ الْفَاسِقِينَ
Алар сезгә ант итеп акланырга тырышалар алардан риза булуыгыз өчен. Сез алардан риза булсагыз да, фәсыйк кешеләрдән Аллаһ һич тә разый булмас.
الْأَعْرَابُ أَشَدُّ كُفْرًا وَنِفَاقًا وَأَجْدَرُ أَلَّا يَعْلَمُوا حُدُودَ مَا أَنْزَلَ اللَّهُ عَلَىٰ رَسُولِهِ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Бәдәвий ґәрәбләре, көферлектә вә монафикълыкта тагы да куәтлерәкләр һәм алар Аллаһ Үзенең расүленә иңдергән хөкемнәрне белмәскә бик лаеклыдыр, чөнки алар кырда яшиләр. Аллаһ белеп эш кылучы вә гадел хөкем итүче.

Choose other languages: