Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #42 Translated in Tatar

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا مَا لَكُمْ إِذَا قِيلَ لَكُمُ انْفِرُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ اثَّاقَلْتُمْ إِلَى الْأَرْضِ ۚ أَرَضِيتُمْ بِالْحَيَاةِ الدُّنْيَا مِنَ الْآخِرَةِ ۚ فَمَا مَتَاعُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا فِي الْآخِرَةِ إِلَّا قَلِيلٌ
Ий мөэминнәр! Сезгә ни булды? Ислам динен куәтләр өчен Аллаһ юлына сугышка чыгыгыз? дип әйтелгәч, авыраеп җиргә салынасыз, ягъни Тәбүк сугышына чыгарга әмер булганда, җәйнең бик эссе вакыты булганга күрә, Сәхабәләр сугышка чыгарга авырсындылар, юкса ахирәтне ташлап дөнья тереклегенә генә алданасызмы? Бит ахирәт нәрсәләрне янында дөнья нәрсәләре – бик аз нәрсәдер.
إِلَّا تَنْفِرُوا يُعَذِّبْكُمْ عَذَابًا أَلِيمًا وَيَسْتَبْدِلْ قَوْمًا غَيْرَكُمْ وَلَا تَضُرُّوهُ شَيْئًا ۗ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Әгәр Аллаһ кушкан сугышка чыкмасагыз, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр вә сезне үзенә итагатьле кавемгә алыштырыр. Аллаһуга һичнәрсә дә зарар итү алмассыз, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитә.
إِلَّا تَنْصُرُوهُ فَقَدْ نَصَرَهُ اللَّهُ إِذْ أَخْرَجَهُ الَّذِينَ كَفَرُوا ثَانِيَ اثْنَيْنِ إِذْ هُمَا فِي الْغَارِ إِذْ يَقُولُ لِصَاحِبِهِ لَا تَحْزَنْ إِنَّ اللَّهَ مَعَنَا ۖ فَأَنْزَلَ اللَّهُ سَكِينَتَهُ عَلَيْهِ وَأَيَّدَهُ بِجُنُودٍ لَمْ تَرَوْهَا وَجَعَلَ كَلِمَةَ الَّذِينَ كَفَرُوا السُّفْلَىٰ ۗ وَكَلِمَةُ اللَّهِ هِيَ الْعُلْيَا ۗ وَاللَّهُ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Әгәр сез Мухәммәд г-мгә ярдәм бирмәсәгез, тәхкыйк Аллаһ аңарга ярдәм бирде. Чөнки аны мөшрикләр ике кешенең берсе булганы хәлдә Мәккәдән чыгардылар, ягъни Әбүбәкер белән качып чыктылар, вә сәүр исемле тау тишегенә кереп яшеренделәр, мөшрикләр эзләп тау башына менгәч, Әбүбәкер курыкты, Мухәммәд г-м: Ий Әбүбәкер, кайгырма, Аллаһ безнең белән, зарар тидермәс, – диде. Аллаһ Мухәммәд г-мгә карар вә куәт иңдерде, янә сез күрмәгән гаскәр белән аны куәтләде, Аллаһ мөшрикләрнең сүзләрен түбән кылды, Аллаһ сүзе исә югарыдыр, Аллаһ җиңүче вә хөкем итүче.
انْفِرُوا خِفَافًا وَثِقَالًا وَجَاهِدُوا بِأَمْوَالِكُمْ وَأَنْفُسِكُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ۚ ذَٰلِكُمْ خَيْرٌ لَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ تَعْلَمُونَ
Җиңел күрсәгез дә, авыр күрсәгез дә сугышка чыгыгыз вә Аллаһ юлында малыгыз, җаныгыз белән сугышыгыз! Бу сугышта сезгә яхшылык бар, әгәр белсәгез.
لَوْ كَانَ عَرَضًا قَرِيبًا وَسَفَرًا قَاصِدًا لَاتَّبَعُوكَ وَلَٰكِنْ بَعُدَتْ عَلَيْهِمُ الشُّقَّةُ ۚ وَسَيَحْلِفُونَ بِاللَّهِ لَوِ اسْتَطَعْنَا لَخَرَجْنَا مَعَكُمْ يُهْلِكُونَ أَنْفُسَهُمْ وَاللَّهُ يَعْلَمُ إِنَّهُمْ لَكَاذِبُونَ
Әгәр сугышта табыш алулары билгеле булып, барачак сәфәр дә ерак булмыйча уртача гына булса, әлбәттә, алар сиңа ияреп сугышка барыр иделәр. Ләкин аларга мәшәкатьле сәфәр ерак булды, шуның өчен монафикълар калдылар һәм Аллаһ исеме белән ант итеп сиңа гозер күрсәтәләр, әгәр мөмкин булса без дә сезнең белән сугышка чыгар идек, ләкин гозеребез бар, – диләр. Ялган сүзләре белән үзләрен һәлак итәләр, Аллаһ беләдер, әлбәттә, алар – ялганчылар.

Choose other languages: