Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #107 Translated in Tatar

خُذْ مِنْ أَمْوَالِهِمْ صَدَقَةً تُطَهِّرُهُمْ وَتُزَكِّيهِمْ بِهَا وَصَلِّ عَلَيْهِمْ ۖ إِنَّ صَلَاتَكَ سَكَنٌ لَهُمْ ۗ وَاللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Әнә шул тәүбә итеп төзәлүчеләрнең малларыннан зәкят садакаларын син ал, аларны биргән садакалары белән гөнаһларыннан араларсың вә эшләрен төзәтерсең, һәм аларга дога кыл, тәхкыйк синең догаң аларның күңеленә карар, Аллаһ ишетүче вә белүче.
أَلَمْ يَعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ هُوَ يَقْبَلُ التَّوْبَةَ عَنْ عِبَادِهِ وَيَأْخُذُ الصَّدَقَاتِ وَأَنَّ اللَّهَ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ
Әйә алар белмиләрме? Аллаһу тәгаләнең тәүбәне вә доганы кабул иткәнлеген һәм садакаларны кабул итеп алганлыгын бәндәләреннән? Тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә рәхмәт кылучы.
وَقُلِ اعْمَلُوا فَسَيَرَى اللَّهُ عَمَلَكُمْ وَرَسُولُهُ وَالْمُؤْمِنُونَ ۖ وَسَتُرَدُّونَ إِلَىٰ عَالِمِ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Әйт: Изге гамәлләр кылыгыз! Әлбәттә, Аллаһ вә Аның расүле һәм мөэминнәр сезнең гамәлләрегезне күрерләр, вә тиздән яшеренне вә ачыкны белүче Аллаһуга кайтарылачаксыз, кылган гамәлләрегез белән Ул сезне хәбәр кылыр.
وَآخَرُونَ مُرْجَوْنَ لِأَمْرِ اللَّهِ إِمَّا يُعَذِّبُهُمْ وَإِمَّا يَتُوبُ عَلَيْهِمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Әнә алардан икенче җәмәгать бар Аллаһуның теләвенә куелмышлар, Аллаһ теләсә аларны ґәзаб кылыр яки тәүбәләрен кабул итеп рәхмәт кылыр, Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.
وَالَّذِينَ اتَّخَذُوا مَسْجِدًا ضِرَارًا وَكُفْرًا وَتَفْرِيقًا بَيْنَ الْمُؤْمِنِينَ وَإِرْصَادًا لِمَنْ حَارَبَ اللَّهَ وَرَسُولَهُ مِنْ قَبْلُ ۚ وَلَيَحْلِفُنَّ إِنْ أَرَدْنَا إِلَّا الْحُسْنَىٰ ۖ وَاللَّهُ يَشْهَدُ إِنَّهُمْ لَكَاذِبُونَ
Янә мөселманнар тирәсендә явыз монафикълар бар ки, алар мөселманнар зарарына мәсҗид бина кылырлар, бу эшләре белән хакны вә нигъмәтләрне инкяр итүләрен арттыру өчен, вә мөселманнарның берлеген бетермәк өчен, вә әүвәлдә Аллаһуга вә Аның расүленә каршы сугышкан кешене көтмәк өчен. (Монафикълар: Бер мәсҗид бина кылыйк та шунда бөтен киңәшләребезне кылырбыз, – дип мәкерлек белән мәсҗид төзеделәр. Әбү-Гамир исемле бер монафикъны кыйсар кәферләреннән гаскәр сорар өчен җибәргән иделәр, шул монафикъның гаскәр белән килүен үз мәсҗидләреннән күзәтеп көтәләр иде). Бу аять иңгәч Мухәммәд г-м аларның мәсҗиден җимерде. Мәсҗид төзүчеләр: Без мәсҗидне яхшы ният белән төзегән идек, – дип Аллаһ исеме илә ант иттеләр, ләкин: Алар ялганчылар, – дип, Аллаһ шәһадәт бирә.

Choose other languages: